Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сыра коллыгында: Алкоголь комасына юлыккан

Әлеге күңелсез хәл Санкт-Петербург шәһәрендә булган.

41 яшьлек Таймураз исемле ир-ат чын-чыннан исерткеч эчемлекләр коллыгына эләккән. Ярый әле хатыны вакытында аңа ашыгыч ярдәм чакырткан...

«SHOT» Телеграм каналы хәбәрендә язылганча, табиблар әфәндегә «токсикологик кома» диагнозы куйганнар. 

Билгеле булуынча, «алкогольгә бәйлелек» диагнозы белән наркология стационарларына кешеләр 40 яшькә якынаярак (әлбәттә, өлкәнрәк яшьтәгеләр дә) эләгә башлыйлар. Бүген, сыра куллану арта барган заманда, хәтта 20-23 яшьлекләр арасында да, беренче генә түгел, хәтта икенче стадия бәйлелек белән интегүчеләр шактый. 

Сыра эчкечелеге — бик куркыныч авыру, аннан болай гына котылу мөмкин түгел дияргә мөмкин. Чирне үз вакытында ачыклап, дәвалана башлау — терелүнең бердәнбер чарасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев