Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Табиб Яңа ел алдыннан экспресс-диета кулланмаска өнди

Яңа ел алдыннан авырлыкны тиз арада ташларга ниятләү сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта республиканың оператив штабының туры эфирында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш белгеч Люция Фәйсханова сөйләде.

Мин төрле экспресс-диеталардан кисәтергә телим, чөнки мондый тиз диеталарның барысы да организмнан мөмкин кадәр сыеклык чыгаруга юнәлтелгән. Май күзәнәкләре хисабына кыска вакыт эчендә ябыгу мөмкин түгел», — дип искәртте табиб.

Катгый диета һәм азык-төлеккә чикләүләр бары организмнан сыеклыкны гына чыгарачак, май беркая да китмәячәк.

Терапевт туклануыңны балансларга, артык ашамаска һәм организмда сыеклыкны тоткарлый торган продуктларны чикләргә кирәклеген әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев