Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Табибә файдалы киңәшләр бирә

Арабызда сәламәт яшәү рәвешен халык арасында пропагандалаган, гомерләрен медицина белән бәйләгән затлар күп.

Шундыйларның берсе — Сәмига Низаева. Стоматологик ортопедиягә хезмәтен дәверен багышлаган шәхеснең алтыннарга тиң фикерләрен укып китик бергәләп.

  • — Тормыш иминлеге, гомер озынлыгы, сәламәтлек — гаилә татулыгына бәйле. 
  • — Сәламәтлекне саклау серләрен барыбыз да беләбез. Бары тик аларны куллану гына кирәк: күңел чисталыгы, тормышны ярату, начар гадәтләрдән азат булу, кулдан килгәнчә хәрәкәттә, табигать белән бербөтен булып яшәү. Мин үземнең һәр иртәмне җиңелчә гимнастика һәм салкын су белән коенудан башлыйм. Безнең организм үзе дә бит 80% судан тора. Су — иң көчле дару. 
  • — Су коенуны гадәткә кертеп җибәрергә уйлаган кешеләр: я башлый алмыйлар яки бик тиз коенып туеп туктыйлар. Минем киңәшем шул: иң башта, суык су белән коенсам — чирләрмен, дигән уйны күңелдән җуярга, аннан соң гына коена башларга. Бер башлаган бу файдалы эшне дәвам итәргә генә кирәк! Көннең нинди булуына, ел фасылына, һава температурасына карамаска! Руслар әйтмешли «Нет у природы плохой погоды». 
  • — Көн дә иртүк тышта бер-ике чиләк салкын су коену — организмның иммун системасын ныгыта. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәләм: җиңелчә чирли башлаган гына вакытларда да коенудан туктамагыз. Салкын тию һәм грипп кебек чирләр белән дә авырмассыз!
  • — Ә менә ямьле җәй көннәрендә чишмә буйларына барып тере сулар белән коенсаң — үзе бер хозурлык, рәхәтлек. Менә шулай файдасы бар, белегез! Әлеге шөгыльгә алынып, шифаларын күрегез.

Рая Мәсалимова әңгәмәсе нигезендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев