Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Табибә Ләйсән Сәфиуллина белән әңгәмә: Дәвалануга караганда, кисәтү әйбәт!

Инсульт — дәвернең мәкерле авыруына, хәтта бичына әйләнеп килә. Бу авыруга дучар булучылар артуы дәвам итә. Бигрәк кызганыч, яшьләр арасында да киң тарала... Без гадәттәгечә, «Исәнлеккә-саулыкка» социаль челтәрләрдәге проектыбызда көнүзәк булган медицина һәм сәламәтлек саклау буенча сорауларны күтәрәбез.

ТР Эпидемиология һәм гигиена үзәгенең Актаныш районы бүлекчәсе җитәкчесе, врач-эпидемиолог Ләйсән Сәфиуллина белән инсульт авыруы турында сөйләштек.

— 29 октябрь — Бөтендөнья күләмендә инсультка каршы көрәш көне буларак та билгеле. Бу чир хакында ишетмәгәннәр, белмәгәннәр юктыр. Кисәк кенә пәйда була бит ул. Инсульт нинди категория чир ул, Ләйсән Фәрхатовна?

— Инсульт — югары кан басымы нәтиҗәсендә кинәт кенә кан әйләнеше бозылып, арка яки баш мие зарарлануы. Аны күп очракта шушы кан басымы, йөрәк һәм кан тамырлары чире категориясенә кертсәләр дә, чынлыкта ул комплекслы авыру. Чөнки монда баш мие дә кергән — невролгия өлкәсенә дә кагыла, әгәр кешенең йөрү мөмкинлеге дә чикләнсә, ятып кына тора кеше булса — тукымаларының туклануы да начарланган була — хирургия белән ортопедиягә дә керә. Аерым бер категориягә генә кертү бик дөрес түгел булмас, комплекслы алымнар сорый торган киң төркемнәре белән билгеләнешле авыру.

— Кешене нигә инсульт суга?

— Инсульт, әйткәнемчә, кинәт кенә кан әйләнеше бозылуы нәтиҗәсендә баш яки арка миенең тукымаларына, күзәнәкләренә килү, дигән сүз. Ул ике төрле булуы ихтимал. Геморрагик һәм ишемик инсультларны аералар. Геморрагик булса кан басымы кинәт кенә күтәрелә, кан тамырлары бу басымга түзәлмичә зарарланып, зур күләмдәге үзләренә кан савулар сәбәпле ми тукымаларының тукланышы бозыла. Бу геморрагик инсульт була. 

— Ишемик инсульт булганда киресенчә кан юлларына тромб килеп тыгыла. Һәм бу вакытта кан йөреше туктау нәтиҗәсендә баш яисә арка миендәге күзәнәкләргә зарар килә. 

— Башлангыч билгеләре хакында бәян итегезче, Ләйсән Фәрхатовна.

— Башлангыч билгеләре: кеше үзе сизә торганнары да бар, тирә-юньдәгеләр күзәткәннәр да пәйда булуы мөмкин. 

  • Беренче чиратта — кул яки аякларның оеганлыгы, кинәт кешенең организмыннан үзенең әгъзалары белән идарә итүе юкка чыга. Ул инде үзеннән-үзе басып, утырып торалмый. Шулай ук иң еш кеше үзе генә белә ала торганы: күз күрүе начарлануы яки күз бөтенләй күрми башлый. Кайбер очракта берникадәр өлешләрне күрмәү дә, куш күренә башлау инсультның беренчел билгеләре. Укшыту-косу кебекләр дә була.

— Ә менә читтән башкалар күрә торган билгеләр: кеше елмайгандагы битендә асимметрия барлыкка килә. Бер як бите елмая, яртысы елмаймый. Шулай ук тел белән инсультка диагностика ясап була: кеше телен туры чыгара алмаса — бер якка авышачак, димәк ярдәмгә мохтаҗ. Кулларны күтәргәндә дә кеше тигез яки гомумән күтәрә алмый. Әңгәмәдәш нинди булса сүзләрне әйтә алмау яки сөйләшүдән туктау...

— Нинди возраст кешеләргә күбрәк яный? Ә кемдә азрак очрый?

— Хәзерге көнне, кызганычка каршы, инсульт «яшәргәннән-яшәрә»... Элегрәк кан басымы югары булган өлкәннәргә янаса, әлегесе көнне стресс нәтиҗәләрендә, коронавирус та үз ролен башкаруын алсак — хәтта 25-30 яшьлекләр дә дучар булып тора. 

— Әлеге чиргә дучар булганнар күп микән?

— Россия күләмендә ел саен 500 алып 700 меңгә тиклем кешегә «инсульт» диагнозы куела. Әлбәттә, соңгы елларда Сәламәтлек саклау министрлыгының модернизацияләре нәтиҗәсендә бу күрсәткечләрне киметү өстендә эш алып барыла. Чөнки югары дәрәҗәге төгәл диагностика, авырганга ашыгыч ярдәм күрсәтү, яхшылап реабилитацияләр булдыру белән бу чир йогынтысы яшәешкә кими. 

— Инсульттан соң реабилитация була аламы? Ул тулысынча кешене үз халәтенә кайтарамы?

— Әлбәттә, инсульт билгеләрен күрсәгез, ашыгыч ярдәм чакырту мөһим! 3-6 сәгатькә тиклем сыешкан вакытта(күбрәк ишемия инсультына кагылышлы) — кешене яңадан аякка бастыру мөмкин. Әгәр дә ярдәм соңарса яки вакытында чакыртылмаган, килеп җитмәгән булса, реабилитация эше авыр барачак. Ләкин табибларның комплекслы хезмәте нәтиҗәсендә: монда реабилитация дә, физиотерапия дә, логопедия һәм психология ярдәме белән кешенең тормышы өчен әһәмиятле функцияләре үтәлешен яңарту мөмкинчелеге бар. Әлеге өлкәдә медицина бик алга киткән!

— Гади генә баш әйләнү дә инсультка китерүе ихтималмы?

— Баш әйләнүнең дә сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Иң куркынычы — әлбәттә, кешенең организмында аневризмнар булуы ихтималы бар. Моны кеше үзе белмәскә дә мөмкин, кан төзелеше үзенчәлекләре белән. Кинәт кенә баш әйләнүләр, кинәт кенә кан басымы күтәрелүләр дә күңелсез әйберләр тәмамлануы бар.

— Бу куркыныч каһәрле чирне ничек кисәтү мөмкин?

— Үз-үзебезгә, организмыбызга игътибарлы булырга кирәк. Риск төркеме дә бар: һәрбер райондашыбыз саулыгын кайгыртып, сәламәт яшәү рәвеше алып барса, начар гадәтләр белән мавыкмаса, эш, ял һәм сәгатьләре тиешенчә булса, динспансеризацияне вакытында үтеп, табибларның киңәшләрен тыңлап яшәсә — авырулар янамас.

Әңгәмә өчен рәхмәт, Ләйсән Фәрхатовна! Үзегезне һәм якыннарыгызны авырулардан саклагыз, райондашлар! Сәламәтлекне саклау үз кулыбызда икәнлеген онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев