Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

ТАБИБЛАР БИТАРАФЛЫГЫ: 6 айлык бала үлгән...

Алты айлык бала үлеме буенча җинаять эше кузгатылачак. 6 гыйнвар төнендә Республика балалар клиник хастаханәсенә Балтач район үзәк хастаханәсеннән авыр хәлдәге алты айлык бала китерелә. Берничә сәгатьтән баланың гомере өзелә. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, тикшерү алды ачыклау эше алып барыла. Беренчел мәгълүматлар буенча, 5 гыйнвар кичендә...

Алты айлык бала үлеме буенча җинаять эше кузгатылачак.
6 гыйнвар төнендә Республика балалар клиник хастаханәсенә Балтач район үзәк хастаханәсеннән авыр хәлдәге алты айлык бала китерелә. Берничә сәгатьтән баланың гомере өзелә.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, тикшерү алды ачыклау эше алып барыла. Беренчел мәгълүматлар буенча, 5 гыйнвар кичендә Балтач хастаханәсенә алты айлык улының хәле начарлану сәбәпле Карадуган авылында яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Кизү торучы балалар табибы караганнан соң баланы Казанга озатырга дигән карарга киленә. Әмма ашыгыч ярдәм машинасы берничә сәгатьтән соң гына башкалага юл ала. Казанга барып җитү өчен дә ике сәгать вакыт сарыф ителә. Ә ул арада баланы көзән җыера башлый. Ярдәм күрсәтергә тырышсалар да, бала вафат була.
Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Якын арада җинаять эше кузгатылачак. Тикшерү дәвам итә.
Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев