Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Табиблар иң көчле иммунитетка ия кан төркемен атадылар

Бу төркем кан йөртүчеләрнең организмы авыру вакытында интерферон бүлеп чыгара, шул рәвешле кан төркеме вирусларга бирешми торган иммунитетны тәэмин итә, дип яза PRIMPRESS.

Интерферон организмны яклаучы аксым,  ул вируслар һәм бактерияләргә каршы көрәшә.

Табиблар дүртенче кан төркемле кешеләрнең организмы интерферонны аеруча нәтиҗәле ясавын ачыклаган.  Бу аксымның тикшеренүдә катнашучыларның 92 процентында бик яхшы эшләгәнлеге күренә.

Икенче урынны өченче төркем кан йөртүчеләр били (сыналучыларның 91 проценты), аннан соң беренче төркем (сыналучыларның 80 проценты).

 Икенче төркем канлы кешеләрнең 40 проценты респиратор инфекцияләр белән еш авырый икән һәм аларның организмында интерферон ясалу түбәнрәк булу  ачыкланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев