Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Табибларга “яшәрмен, терелтерләр“ дигән өмет белән барасың... (хат эзеннән)

Редакциябезгә Шәбезбаш авылында яшәүче Фәнзилә Ганиевадан хәсрәт хисләре тулы борчулы хат килеп иреште. Тормыш иптәше Фәһим Ахуновны үз аякларында килеш хастаханәгә озатып та, анда хәленең начарлануы, хастаханәдән кайтуының икенче көнендә исә гүр иясе булуы турында язган Фәнзилә апа, һәм монда хастаханә табибларын гаепләгән. Хатны хастаханәнең баш табибы Айрат Бикмөхәммәтовка юлладык....

Редакциябезгә Шәбезбаш авылында яшәүче Фәнзилә Ганиевадан хәсрәт хисләре тулы борчулы хат килеп иреште. Тормыш иптәше Фәһим Ахуновны үз аякларында килеш хастаханәгә озатып та, анда хәленең начарлануы, хастаханәдән кайтуының икенче көнендә исә гүр иясе булуы турында язган Фәнзилә апа, һәм монда хастаханә табибларын гаепләгән. Хатны хастаханәнең баш табибы Айрат Бикмөхәммәтовка юлладык. Игътибарыгызга Фәнзилә апаның хатын һәм хастаханәдән килгән җавапны тәкъдим итәбез.
Үпкә хаты
Кадерлебез Фәһим Ахуновны көтмәгәндә-уйламаганда соңгы юлга озаттык. Ай саен хастаханәгә йөри идек, 27 октябрьдә дә шланг алыштырырга бардык. Йөрәген үлчәгәч, табиб Инсаф Могътазиров, каласыңмы, диде. Без каршы килмәдек, ел да 10 көн ятып кайта иде.
Күп еллар кан басымы да югары булды, шулай да бер мәртәбә дә инсульт кичермәде. Ярты көнгә дә үзен генә ташламадым, даруларын биреп кенә тордым.
Табибларга "яшәрмен, терелтерләр" дигән өмет белән барасың. Терапия бүлегендә ничек дәвалаганнардыр - бер дигән барган кеше шешенеп, хәлсезләнеп, телләре көтекләнеп, тамак төпләре гырлап кайтты.
Хастаханәдә каласы калмаган, диде, эченә чыдый алмый ятты, укол кадатып, төн-көн саклап кына тордым. Шимбә саклап кына чыктык, аннан ашыгыч ярдәмгә шалтыраттык. Терапия бүлегенә булса, җибәрмим, дидем.
Узган ел Кадрия Трегуловада ятты, бер дигән дәваланып кайтты. Кадриягә булмасмы, дидем, тик аны реанимациягә үләргә салганнар булып
чыкты. Кызлар-кияүләр көндез килделәр, кич - кертмәделәр. Чәршәмбе көнне сәгать кичке алтыда кердем. Тыны да юк, алып кайттык, икенче көнне сәгать 9да кулларымда җан бирде.
Үзем шок хәлендә булдым. Үз аяклары белән, өмет белән барып, шушы хәлләргә төшергән табибка минем канлы яшьләрем төшәрме?!
60 ел гомер кичергән кадерлебезне соңгы юлга озатканда Актаныштагы кызыбыз Инсиянең эш оешмасыннан зур ярдәм иткән җитәкчеләренә, бергә эшләүчеләренә мең рәхмәт. Авыр вакытта ярдәм кулы сузган якын туганнарга, Чаллыдан кайткан туганнарга, Актаныштан кайткан кодабыз, дин әһеле Мөдәрискә, күршебез Гарифьянга, барлык туганнарга, дусларга, авылдашларга, шок хәлендәге миңа минут саен ярдәм иткән фельдшер Инзиләгә, табиб Инсаф Могътазировка, шланг алыштыручы шәфкать туташларына зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Берегезгә дә мондый кайгылар бирмәсен. 10 яшеннән шушы җирлектә бар авыр эшләрдә эшләп картайса да, җирлек Советыннан ике авыз сүзгә акчасы булмады. Кадерлебезнең авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты, урыны җәннәттә булсын.
Тормыш иптәше, балалары
Җавап хаты
Шәбезбаш авылыннан Фәһим Ахуновның туганнары мөрәҗәгате буенча, тикшерү үткәрелде. Медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын билгеләү максатыннан, экспертиза ясалды. Пациент диспансер исәптә торган, 2015 елда, хәле начарлану сәбәпле, ике мәртәбә стационар дәвалану алган. Соңгы тапкыр Фәһим Ахунов шушы елның 27 октябреннән 5 ноябренә кадәр хастаханәдә ята. Үз таләбе белән, тулы дәвалану курсы алмыйча, хастаханәдән чыгып китә, бу исә хәле авыраюга бер сәбәп була.
Хастаханәнең баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев