Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Табибларыбыз киңәш бирә: Эсседән ничек сакланырга?

Быел җәй, ниһаять, җылы көннәре белән шатландырды.

Әмма июль аенда үтә дә кызу һава торышы урнашты, температура 35-40 градускача җитте. Мондый эсселекне күпләр авыр кичерә. Бу чорда балаларга аеруча да игътибарлы булу кирәк. Эсседә төрле хроник чирләр кискенләшергә мөмкин. Бигрәк тә йөрәк-кан тамыры системасы авырулары булган кешеләргә саклану мөһим. Иң зур хәвеф төркемендә — өлкән яшьтәгеләр. Аларның күбесе йөрәк, кан басымы күтәрелү белән интегә.
Актаныш үзәк хастаханәсе табиблары эсседән сакланырга кирәклеге турында даими кисәтә. Алар биргән киңәшләргә колак салыйк.

 

  • Көннең иң эссе вакытында, ягъни 11дән 17 сәгатькә кадәр кояш астында озак тормаска тырышыгыз. Йөрәк авырулы кешеләргә кояшның активлыгы аеруча югары булганда урамга чыкмау яхшы. Кан басымы югары булганнарга аны үлчәп торырга кирәк. Сәламәт кешеләргә дә эсседә авыр физик хезмәт белән озак шөгыльләнмәү мәслихәт. Кызу көннәрдә эштә кондиционерлардан файдаланырга мөмкин, ләкин алар микроблар таратмасын өчен даими йогышсызландырылырга тиеш. Эшләп торучы вентилятор янында озак вакыт булмагыз, чөнки эссе тәнгә салкын һава өрдереп, өске сулыш юллары инфекциясен китереп чыгарырга мөмкин. Бинаны ешрак юешләп җыештырыгыз. Йоклаганда өстегезгә ябып ятмагыз, тәрәзәләрне ачып йоклагыз.

 

  • Су кергәндә, кояшта кызынганда саклык таләпләрен онытмау мөһим. Тән тиресе кызарып чыгу — хәвефле билге. Бу беренче дәрәҗә пешү дигән сүз. Пляжда, су буенда зонт яки күләгәле җирдә урнашу зарур. Тән тиресенә кояштан саклаучы крем (SPF 30 һәм 50) сөртү кирәк.

 

  • Эсседә ачык төстәге, табигый тукымалардан тегелгән киемнәрдән йөрү яхшы. Башны кояш нурларыннан саклау өчен яулык бәйләп, эшләпә, бейсболка һ. б. киеп йөрергә кирәк.

 

  • Кояш астында озак булганнан соң башыгыз әйләнә, күңел болгана, йөрәгегез ешрак тибә башлый икән — бу кояш сугуның беренче билгеләре дигән сүз. Кеше хәтта аңын югалтырга, ә тән температурасы 41 градуска кадәр артырга мөмкин. Хәлегез кискенләшсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.

  • Эсседә туклануга игътибарлы булу зарур. Тозлы, майлы, кыздырылган, әче ризыклардан баш тартыгыз. Яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт ризыклары файдалы. Гомумән, кызуда азрак ашау яхшырак. Бозыла торган азык-төлекне мотлак суыткычта саклагыз. Бу ашкайнату әгъзалары эшчәнлеге бозылу, күңел болгану ише күңелсезлекләр булмасын өчен мөһим.

 

  • Эчү режимын да көйләргә кирәк. Эссе көннәрдә кофе, газлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту киңәш ителми. Сусауны басу өчен чиста газсыз су (олы кешеләр өчен — көнгә 1,5-2 литрга кадәр) һәм ширбәтсез чәй эчү яхшы. Эчемлекләрнең температурасы 18-20 градус булырга тиеш. Бөер һәм бүленеп чыгу әгъзаларында хроник авырулары булган кешеләргә сыеклыкны күзәтүдә тотып кына эчәргә киңәш ителә. Исерткечне бөтенләй кулланмагыз! Эчкәч, кан тамырлары киңәя, суга кергәч, температуралар аермасыннан (тән — 36,6, ә су — 18-20 градус) кан тамырлары кискен тарая һәм шартлый. Бу инфаркт, инсульт кебек күңелсезлекләргә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев