Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Табигатьтә рәхәт, ә ГЛПС куркыныч

Көз үзенең сый-нигъмәтләре белән кешеләр күңеленә аеруча якын. Урманга балан, миләш җыярга баручыларны, гөмбәгә йөрүчеләрне еш күрергә мөмкин. Табигать кочагында рәхәт булса да, саклык чаралары күрмәсәң, ГЛПС(бөер синдромлы геморрагик бизгәк) авыруын эләктерүең дә бар. Яр Чаллы шәһәрендәге гигиена һәм эпидемиология күзәтү үзәгенең Актаныш бүлекчәсе хезмәткәре Кадрия Мөхәммәтдиновадан әлеге авыру хакында...

Көз үзенең сый-нигъмәтләре белән кешеләр күңеленә аеруча якын. Урманга балан, миләш җыярга баручыларны, гөмбәгә йөрүчеләрне еш күрергә мөмкин. Табигать кочагында рәхәт булса да, саклык чаралары күрмәсәң, ГЛПС(бөер синдромлы геморрагик бизгәк) авыруын эләктерүең дә бар. Яр Чаллы шәһәрендәге гигиена һәм эпидемиология күзәтү үзәгенең Актаныш бүлекчәсе хезмәткәре Кадрия Мөхәммәтдиновадан әлеге авыру хакында газета укучыларыбызга аңлатуын үтендек.

-ГЛПС авыруын вируслар китереп чыгара. Вирус чыганагы булып тычкан кебек кимерүчеләр санала. Безнең җирлектә ГЛПС авыруын җирән кыр тычканнары тарата. Алар 10 сантиметрга кадәр озынлыкта, кыска койрыклы, сыртларында җирән сызыгы бар. Яшәү урыннары - катнаш һәм яфраклы урманнар, әрәмәлекләр. Алар азык запасына карап яшәү урыннарын үзгәртергә мөмкиннәр: салам һәм печән эскертләрендә, басуларда, дача йортларында күпләп очратырга мөмкин.

-Вируслар нинди юл белән тарала?

-Кимерүчеләр үзләренең бүлендекләре - сидеге, тизәге, селәгәе белән күпләп вирус бүлеп чыгаралар һәм азыкны, суны, туфрак, җиләк-жимеш, гөмбә, фураж, салам һәм печәнне, коелган яфракларны, утынны һәм башка әйберләрне пычраталар. Вируслар әйләнә-тирәлектә, бигрәк тә салкынча вакытта, кояш төшми торган урыннарда бик яхшы саклана.

-Авыру нинди юллар аша йога?

-Авыру җәйге-көзге айларда урман эшкәркәндә, агач әзерләгәндә, урманда ял иткәндә, гөмбә җыйганда йогучан, ә кышкы-көзге айларда күбесенчә печән-салам белән эш иткәндә йога. ГЛПС авыруы авыру кешедән сәламәт кешегә йокмый. Вирус белән зарарланган һава, тузан, ризык, су һәм кимерүчеләр белән туры бәйләнешкә кергәндә дә, ГЛПС авыруы кешегә җиңел генә йога. Йоктырганнан соң уртача 2-3 атна үткәч кеше авырый башлый.

-Авыруның билгеләренә дә тукталыйк әле.

-Авыру югары температура белән башлана, баш һәм мускуллар бик нык авырта, су эчәсе килә, тамак, авыз эче корый. Тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә, 5-6 көн шул дәрәҗәдә тора, аннары төшә, 2-3 көн нормада була, яңадан тагын күтәрелә. Баш маңгайдан, чигәдән авырта. Авырулар еш кына күз күреме начараюга зарланалар, күз алдында сетка торган кебек тоела. Авыруның йөзе кызарып, шешенеп тора. Күзләрдә коньюктивит билгеләре булырга мөмкин, күз алмалары кызара. Чирли башлаганның 2-3 нче көннәрендә тамак кызара, 3-4 нче көннәрдән соң күкрәк читлегендә, култык асларында вак кына кан саву таплары, тимгелләр чыгарга мөмкин. Авыру кеше табибка вакытында мөрәҗәгать итмәсә, төрле катлауланулар булып, аяныч нәтиҗәгә дә китерергә мөмкин.

-ГЛПС авыруын булдырмас өчен ниләр эшләргә тәкъдим итәсез?

-ГЛПС авыруын булдырмас өчен төрле чаралар күрү мөһим. Аны кисәтү йөзеннән халык яшәгән һәм эшләгән урыннарның санитария торышын яхшырту, калдыкларны саклау урыннарын, терлекчелек биналарын, ихаталарны, азык әзерләү һәм саклау урыннарын тәртиптә тоту сорала. Эчә торган суны һәм ризыкларны зарарланудан сакларга һәм эш урыннарына кимерүчеләрнең керүенә юл куймаска кирәк. Көзге-кышкы айларда, аеруча авыл җирендә печән-салам белән эшләгәндә ГЛПС авыруын йоктыру ихтималы зур. Шуңа печән-салам белән эшләгәндә авыз-борынны 4 катлы марля яисә чүпрәк белән капларга, кулларга эш бияләйләре кияргә кирәк, эш беткәч кулларны, бияләй һәм бәйләвечләрне юу мөһим.

Урманда эшләүчеләр, табигатьне яратучылар да барлык саклык чаралары күрергә тиешләр.

-Быел безнең районда әлеге авыру белән авыручылар булдымы?

-Быел бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең 3 очрагы теркәлде. Райондашларга тагын бер кат кабатлап сак булыгыз, сәламәтлекне югалткач, кире кайтаруы кыен дип әйтәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев