Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Такталачыкта яңартылган табиблык үзәге

Авыл җирлекләрендә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү программасы буенча капиталь төзекләндерү үткән табиблык амбулаториясе 2734 кешегә хезмәт күрсәтә, шуның 479 ы балалар. Табиб участогына 10 авыл керә, шуның 6 сында фельдшер-акушерлык пунктлары бар. - Язгы-көзге эшләрне тәмамлаганнан соң, киләсе ел өчен төзекләндерү хәстәренә кереп киткәнче механизаторларыбызның, ел дәвамында хезмәт куйган...

Авыл җирлекләрендә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү программасы буенча капиталь төзекләндерү үткән табиблык амбулаториясе 2734 кешегә хезмәт күрсәтә, шуның 479 ы балалар. Табиб участогына 10 авыл керә, шуның 6 сында фельдшер-акушерлык пунктлары бар.
- Язгы-көзге эшләрне тәмамлаганнан соң, киләсе ел өчен төзекләндерү хәстәренә кереп киткәнче механизаторларыбызның, ел дәвамында хезмәт куйган терлекчеләребезнең менә шушындый бар уңайлыклар тудырылган профилакторийда сәламәтлекләрен ныгытуны оештырырга кирәк, - диде, Такталачык яңартылган амбулатория үзәген ачканда район башлыгы Фаил Камаев, фикерләре белән уртаклашып, тантанага килгән авыл башлыкларына, хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
- "Нур", "Ташкын" хуҗалыгы җитәкчелеге хезмәтчән-нәренең сәламәтлеген кай-гыртып, аларның бездә дәвалануын оештыралар, - дип,Такталачык табиблык амбулаториясе җитәкчесе, 35 елдан артык халык сәламәтлеге сагында эшләүче табиб Ленар Минхуҗин да эшләү тәртипләре, яңалыклар белән таныштырды.
- Өлкәнәйгән саен дәвалану үзәкләренә ешрак мөрәҗәгать итәсең, сәламәтлегеңне кайгыртасың. Бар уңайлыклар да тудырылган мондый дәвалану үзәге өлкәннәребез өчен дә зур бүләк. Татарстанның, Башкортстанның төрле авыл, шәһәр районнарыннан сихәтләнергә киләләр иде бирегә элек-электән. Хәзер дә куллары да, шифалы сүзләре дә, куйган хезмәтләре дә дәва булырдай эшчән коллектив тупланган биредә, - диде, 1 октябрьдә районда үткән чараларда мәртәбәле кунак буларак катнашучы Татарстан Мәдәният министрлыгы эшләре идарәчесе Кадрия Идрисова.
Кызыл тасмалар киселеп, чәкчәк, бәрәкәтле хезмәт нәтиҗәсе - кабарып пешкән икмәктән авыз иткәч, һәркем бар уңайлыклар да тудырылган, заман таләпләренә туры китереп җиһазланган дәваханәгә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев