Актаныш

Актаныш районы

Сәламәтлек сагында

Таныш булыгыз: Яңа табибә Эльмира Гарифуллина

Табибә Эльмира Гарифуллина Актаныш хастаханәсендә апрель аенда эшкә килә. Моңа кадәр Уфа шәһәрендә балалар поликлиникасында эшли, үз белгечлеге буенча кандидатлык диссертациясен яклый. “ПроМедицина» аллергология-педиатрия клиникасында 7 ел хезмәт куя. Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев чакыруы буенча хәзер бездә пациентларны тән-тире авыруларыннан дәвалый. Ләйсән ГАЗИЗОВА

-    Актаныш халкы бик мәдәниятле, кешеләр шәхси гигиена таләпләрен төгәл үти. Дисциплиналы, максатчан, үсешкә омтылган яшьләрне генә күрдем мин биредә.  Күңелне аздыра, ымсындыра торган күңел ачу үзәкләренең булмавы халык сәламәтлегендә дә чагыла,- диде Эльмира Фәнис кызы районда венерик авырулар булмауга ишарәләп.
Ә менә балаларда аллергия дерматиты, атопик дерматит, вируслы авырулар, контагиоз моллюск, укралы тимгел, сөял чыгу буенча байтак мөрәҗәгать иткәннәр.
-    Балалар артык баллы ризыкны күп ашыйлар, газлы-баллы сулар да яшь организмга файдага түгел. Нәтиҗәдә тән бозыла, тимгел-тамгыллар, бетчәләр чыга. Ашауны җайга салуга бу билгеләр югала. Әлбәттә, дару препаратлары да билгелибез,- ди әңгәмәдәшем.
Өлкәннәрдә исә псориаз киң таралган. Нейродермит, витилиго, гөмбә авырулары да райондашларыбызны еш борчый.  
Псориазның килеп чыгуына бик күп факторлар тәэсир итә. Нерв-психик киеренкелек, стресслар яки ашказаны-эчәк тракты, бавыр, үт куыгы эшчәнлеге бозылганда тире авырулары килеп чыга. Шулай ук авырулар нәселдән дә күчә ала. 
-    Мондый очракта тән тиресен дәвалаудан бигрәк, авыруның каян килеп чыгуын ачыклыйбыз. Невролог, гастроэнтеролог кебек белгечләр белән тыгыз эшлибез. Яхшылап дәвалаганда бу чир бүтән баш калкытмаска да мөмкин. Тире авырулары катлауланса, башка хроник чирләре дә булса олы яшьтәге пациентларны Чаллы, Казандагы диспансерга озатабыз. Пучыдагы картлар һәм инвалидлар йортыннан коляскада утырган ир-егетне алып килделәр.  Анда җитди тире авыруы иде. Тиешле дарулар, препаратлар билгеләгәч, авыру артка чигенде, госпитализация кирәк булмады,-дип кыскача гына Актаныштагы эшчәнлеге белән таныштырды  Эльмира Гарифуллина. Шулай ук райондашларны эссе җәй көннәрендә сакланырга чакырды:
-    Май аенда кояш бик актив иде. Балалар да, өлкәннәр дә тизрәк өсләрен салырга ашыга. Шуңа күрә эсседә пешүләр, фотодерматит аллергиясе очраклары булды.  Кояшлы көндә җиңелчә, әмма ябык кием киегез. Кояш сугудан киң кырлы эшләпә, панамкалар саклар. Кояшның ультрашәмәхә нурларында организм өчен бик кирәкле Д-3 витамины барлыкка килә. Ләкин көн уртасында түгел, ә иртәнге ун сәгатькә кадәр һәм кичке 16.00 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр кызыну файдалы.  
Су коенганда да уяулыкны җуймаска киңәш итә табибә. Елга-күлләр, буаларга кинәт түгел, ә акрынлап керергә кирәк. Су белән кояш берьюлы тәэсир иткәндә тән тиресенең көчле пешүе бар. Тәнгә саклагыч кремнар, спрейлар сөртү пешүдән саклар. Көн үзәгендә кояшта калсагыз, күләгәле урында торырга тырышыгыз, күп итеп су эчегез.  Җәмәгать урыннарында яланаяк йөрмәү хәерле, аз гына җәрәхәтләнсә дә тирегә гөмбә авыруы кебек инфекция эләгүе бар. Чит кешенең аяк киемен кию яки кибеттә яланаяк аяк киеме киеп карау да сәламәтлеккә уйламаганда-көтмәгәндә зыян салырга мөмкин.  “Җәмәгать урыннарында душ, мунча, ванналарга да яланаяк кермәгез!”,- дип кисәтә дерматовенеролог.
Тиздән поликлиникага дерматоскоп аппараты кайтачак. Әлеге аппарат белән Эльмира Фәнис кызы тәндә барлыкка килгән миң, гемангиома, шешләрнең яманмы, түгелме икәнен тиз арада ачыклап булачак, бу райондашларның сәламәтлеген, гомер озынлыгын кайгыртуга зур адым, дип бәяләде. 

Шулай ук Актаныш халкына үзенең киңәшләрен дә бирде Эльмира Гарифуллина.

Үсемлек, агач, куаклар чәчәк аткан чорда моңарчы аллергия билгеләре булмаганнар да төчкерә, көтмәгәндә салкын тию билгеләре күренә башлый.  Эльмира Фәнис кызы мондый чакта йортларның тәрәзәләрен ябарга, көчле җил белән чәчәк серкәсе еракка ук очарга, ачык тәрәзәдән өйгә үк керергә мөмкин, ди. Чәчәк серкә очырган вакытта урамга чыгар алдыннан борынга махсус дару препаратын сиптерерү хәлне җиңеләйтә. Чөнки барлык аллерген матдәләрне борын үзенә сеңдерә. Кайткач, борынны, авыз куышлыгын салкын су белән чайкатырга, күзләрне, битне юарга кирәк. Мондый вакытта антигистамин препаратлар файдалы. Табиб белән киңәшләшергә генә онытмагыз.  Көнгә бер тапкыр иртә белән кабул итсәгез, бу сипмтомнар сезне борчымас. Ләкин аллергиянең нидән барлыкка килгәнен ачыклау сорала.  Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып табиб сезгә махсус дәвалау билгели. Агач серкәсе, чүп үләннәре, гөмбә, талпан, йорт тузаны, хайваннар һәм бөҗәкләргә аллергиядән сезне прививка коткара.

 
 

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев