Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Тар джинсылар киертү бала табуга комачаулый – Кадрия Идрисова

Кием тәрбиясен кечкенәдән сеңдерергә кирәк, ди ул. Тар джинсы чалбарлар гәүдәнең үсешенә, бәби табу әгъзаларына зыян сала. Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова бу фикерен бүген "Татмедиа" агентлыгында аз балалы гаиләләргә салым кертү мәсьәләсе буенча "түгәрәк өстәл" утырышында белдерде. "Хәзер безгә Америка көтүчеләренең формасы булган джинсылар...

Кием тәрбиясен кечкенәдән сеңдерергә кирәк, ди ул.
Тар джинсы чалбарлар гәүдәнең үсешенә, бәби табу әгъзаларына зыян сала. Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова бу фикерен бүген "Татмедиа" агентлыгында аз балалы гаиләләргә салым кертү мәсьәләсе буенча "түгәрәк өстәл" утырышында белдерде.
"Хәзер безгә Америка көтүчеләренең формасы булган джинсылар килеп керде, шуны бөтен дөньяга кием итеп тараттылар. Урамда балаларны карыйбыз - кызларны, малайларны да шул джинсыга "тыгып" куйган кебек. Мода дия-дия, кыса торган чалбар киертәбез. Болар бөтнесе дә бәби табарга комачаулый торган әйберләр. Болар гәүдәнең үсешенә, бәби табу өлешләренә зыян сала. Бу әйберләрне халык күңеленә сеңдерергә, балага кечкенәдән сөйләргә бурычлыбыз. Егетләргә дә эч киемнәре нинди булырга тиешлеге сөйләнергә тиеш", - ди Кадрия Идрисова. Ул бу хакта мәктәпләрдә 7 нче сыйныфтан ук сөйләвен әйтте. "Мин аларга изүләре дә ябык булырга тиеш дип өйрәтәм. Боларның һәрберсен аңлатырга кирәк", - диде Кадрия ханым.
Гомумән алганда, ул кыз балаларга кием тәрбиясенә нык игътибар бирелергә тиеш дип ассызыклый. "Балага 3 яшьтән үк кызларга кыз киеме, малайларга малай киеме дип ныклап аерып аңлатырга кирәк. "Син кыз бала, син йомшаграк булырга, син егет кеше, кызларга карата хөрмәт белән карарга тиеш" дип әйтергә тиешбез", - ди Кадрия Идрисова.
"Гаилә һәм мәктәп" журналы баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла бу фикер белән килешеп бетмәде. "Кием бит ул замана белән бәйле .Элек тә хатын-кызлар киң балаклы чалбар кигән бит" дигәч, Кадрия ханым "аларның бит өстән күлмәге дә булган" дип җавап бирде.
Утырышта катнашучылар фикеренчә, хатын-кыз нәзберек, йомшак зат булырга тиеш. "Хәзер кыз кеше тракторга утырса, и мактап язалар. Аны мактарга кирәкми, киресенчә, хатын-кызны мондый авыр эштән азат итәргә кирәк. Андый хатын-кызлар гаилә кора алмыйлар, бала таба алмыйлар", - дигән фикерне белдерде алар.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/12/140500/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев