Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Тәҗрибәле табиб Айрат Разетдинов: Мобиль УЗИ белән кан тамырларын да тикшерәбез

Актаныш район үзәк хастаханәсендә озак елар эшләүче табиб, реанимация бүлеге мөдире Айрат Разетдинов иң заманча җиһазларны да үзенә буйсындыра белүче оста белгечләрнең берсе. Бүген ул үз эшчәнлегендә мобиль УЗИ аппаратын уңышлы куллана.

"Сәламәтлек" федераль проекты кысаларында Актаныш үзәк хастаханәсенә ике мобиль диагностика җиһазы кайтарылуы турында язган идек инде. Өлкән рентген лаборанты Алинә Бәдертдинова мобиль рентген аппаратының авыр хәлдәгеләргә тиз арада диагноз кую өчен зур ярдәм булуын билгеләп узды. Аның сүзләрен тәҗрибәле табиб Айрат Разетдинов та куәтли.

Айрат Марсель улы яңа гына хастаханәгә кайтарылган мобиль УЗИ апараты белән егермеләп авыруны тикшерергә өлгергән. Мондый җиһаз белән хәтта кан тамырларының халәтен дә карап була.

- Күчмә УЗИ җиһазы белән эчке органнарны, кан тамырларын, йөрәкне, эчәкләрне, башка органнарны карыйбыз. Хәтта кан тамырларындагы үзгәрешләрне дә тиз генә диагностикаларга мөмкин. Мобиль җиһаз белән безгә эшләү бик уңайлы. Авыр хәлдәге авыруларны икенче каттагы УЗИга алып менәсе, төшәсе юк. Стационар аппаратураны кузгатып реанимациягә алып төшү бик кыен иде. Хәзер тиз арада җиңел, дөрес һәм җайлы итеп УЗИ үткәрәбез, - ди Айрат Разетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев