Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Татарстан хастаханәләренә тагын 70 автомобиль бирелә

Район үзәк хастаханәләре авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен 70 автомобиль алачак.

Санитар автотранспорт белән җиһазландыру «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклавының беренчел звеносын модернизацияләү программасы" кысаларында башкарыла.
Программа ярдәмендә 2021 елда 370 «Lada Largus» һәм «Ford Transit» маркалы 43 микроавтобус сатып алынган. 

Транспорт пациентларны һәм медицина хезмәткәрләрен китереп җиткерү өчен билгеләнгән, барлык автомобильләр дә максималь Параметрларны җыю өчен ГЛОНАСС/GPS мониторингының борт навигацион җайланмалары белән җиһазландырылган, шул исәптән автомобильнең бару тизлеге, йөрүе, ягулыкның уртача чыгымы, транспорт чараларының төп системаларының торышын күзәтү җайланмасы да бар. Моннан тыш, транспортка «Татарстан Республикасының ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме идарәсе (санавиация белән идарә итүне дә кертеп)»үзәкләштерелгән системасына тоташтырылган җиһазлар куелган.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 19 июлендә чираттагы 90 «Lada Largus» автомобиле тапшырылды, 1 сентябрьгә кадәр тагын 60 берәмлек сатып алу планлаштырыла. 2021 елда Татарстан федераль программа кысаларында барлыгы 413 машина алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев