Актаныш

Татарстанда 8 яшьлек бала табиблар кулында үлгән (ВИДЕО)

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта кызның үлеменә китергән диагнозны ачыклау өстендә эш бара. Фаҗига болай була: Түбән Камада 8 яшьлек кыз 15 мартта авырып китә. Поликлиника педиатры аңа ОРВИ диагнозы куя. Баланы ике тәүлек дәвалаганнан соң да хәле яхшырмагач, аны хастаханәгә салырга карар кылына. Хастаханәдә дәвалауны башлап,...

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта кызның үлеменә китергән диагнозны ачыклау өстендә эш бара. Фаҗига болай була: Түбән Камада 8 яшьлек кыз 15 мартта авырып китә. Поликлиника педиатры аңа ОРВИ диагнозы куя.
Баланы ике тәүлек дәвалаганнан соң да хәле яхшырмагач, аны хастаханәгә салырга карар кылына. Хастаханәдә дәвалауны башлап, тикшерүләр үткәргән арада, нибары сәгать ярымнан соң кыз үлә. Табиблар моны баланың өзлегүе белән бәйлиләр. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: