Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Татарстанда талпан сезоны башланды. Тешләү очраклары да бар

Татарстанда биш кешене талпан тешләгән. ТР Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова: «Быел талпаннар кышкы йокыдан 12 апрельдә уянды. Узган елда бу дата - 15 апрельгә туры килгән иде. Тереклек итү өчен талпанга +1-3 градус тирәсе җылылык җитә. Май уртасыннан алар үрчи башлый, бу чор июнь ахырына...

Татарстанда биш кешене талпан тешләгән.
ТР Роспотребнадзор идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова: «Быел талпаннар кышкы йокыдан 12 апрельдә уянды. Узган елда бу дата - 15 апрельгә туры килгән иде. Тереклек итү өчен талпанга +1-3 градус тирәсе җылылык җитә. Май уртасыннан алар үрчи башлый, бу чор июнь ахырына кадәр саклана. Талпан тешләү очракларының "пик" ноктасы да, гадәттә, шушы вакытка туры килә,» - дип аңлата.
Луиза Олеговна әйтүенчә, энцефалит вирусын йөртүче урман бете (талпан) җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Шуңа күрә ачык болын яки тугай, урманга караганда да куркынычрак. Кояш нурлары туры төшә торган каен урманында талпаннар әз очрый. Нарат урманында бөтенләй дә юк диярлек. Талпаннарның туплану урыны - катнаш урманнар.
Талпан тешләү куркынычы күбрәк булган районнар да билгеле. Болар Татарстанның 30 төбәге - Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Алабуга, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лаеш, Ленининогорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Саба, Спас, Тукай, Теләче, Түбән Кама, Чистай, Чирмешән, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Ютазы районнары һәм Казан, Чаллы шәһәрләре.
чыганак: http://maydan.tatar/tatarstanda-talpan-sezony-bashlandy-teshleu-ochraklary-da-bar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев