Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Татарстанда туучылар саны, үлүчеләргә караганда, бишенче ел рәттән күбрәк

Татарстанда туучылар саны, үлүчеләргә караганда, бишенче ел рәттән күбрәк. Бу вазгыятькә дәүләт тарафыннан туучылар санын арттыру буенча гамәлгә куела торган чаралар йогынты ясады, дип белдерелә ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе сайтында. Яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча дәүләт тарафыннан чынга ашырыла торган төрле программалар, ана капиталы бирү сизелерлек нәтиҗә бирә. Агымдагы...

Татарстанда туучылар саны, үлүчеләргә караганда, бишенче ел рәттән күбрәк. Бу вазгыятькә дәүләт тарафыннан туучылар санын арттыру буенча гамәлгә куела торган чаралар йогынты ясады, дип белдерелә ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе сайтында.
Яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча дәүләт тарафыннан чынга ашырыла торган төрле программалар, ана капиталы бирү сизелерлек нәтиҗә бирә.
Агымдагы елның ярты елында туу турында 7 мең 436 акт теркәлгән. 3591 малай (49,5 процент) һәм 3845 кыз (50,5 процент) дөньяга беренче тапкыр аваз салган. Республиканың 259 гаиләсендә игезәкләр туган.
Агымдагы елның 6 аенда туучылар турындагы актлар саны үлүчеләрне теркәү саныннан 2987 гә артык.
2006 елда беренче балалар 59,5 процент тәшкил итсә, икенче һәм аннан соңгы балалар - 40, 5 процент, ә 2015 елда беренче һәм икенче балаларга 42 шәр процент, өченчеләр 12 процент туры килә, ә калганы - дүртенче һәм аннан соңгылар, - дип хәбәр итә Татар -информ мәгълүмәт агентлыгы.
Районыбыз җирлекләрендә 2015 елда 127 сабый дөньяга аваз салган ( 61малай, 66 кыз), шуларның 75е - район үзәгендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев