Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Татарстанның баш фармакологы: Россиядә чит ил препаратларына лаеклы алмаш бар

Профессор Максим Максимов әйткәнчә, дженерик дарулар да, оригиналь препаратлар кебек үк нәтиҗәгә ия.

                             Россиядә чит ил препаратларының лаеклы аналоглары бар.

                             «Әгәр киң кулланылыштагы препаратлар турында әйтсәк, аларга алмаш бар. Әгәр хәзер кайда да булса, препаратлар дефициты күзәтелә икән, бу аларга нигезсез рәвештә ихтыяҗ арту белән бәйле. Бу дарулар булмауга яки санкцияләр тәэсиренә бәйле түгел, ә аларны алып килеп өлгерә алмыйлар», — диде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник фармакологы, профессор Максим Максимов.

                             Максим Максимов әйткәнчә, дженерик дарулар да, оригиналь препаратлар кебек үк нәтиҗәгә ия.

Реклама

                             «Препаратлар закон тарафыннан расланган тәңгәллек процедурасы уза һәм бары тик шул очракта гына даруханәләргә эләгә», — диде фармаколог.

                             Әгәр тормыш өчен мөһим даруларга алмаш кирәк икән, Россиядә җитештерелгән аналогларны да сайларга була. Даруханәдә провизор ярдәм итә ала, әгәр бераз катлаулырак очрак икән, табиб белән киңәшләшергә кирәк.  

        Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Сәламәтлек Яңалыклар Актаныш яңалыклары Сәламәтлек сагында Саулык Татарстан яңалыклары