Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов: «Вакцинациядән башка эпидемияне җиңү авыр булачак»

Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры профессор Рөстәм Хәсәнов Россия Президенты Владимир Путинның мәҗбүри вакцинация турындагы фикерен хуплавын белдерде. «Россия Президентының «туры элемтә» вакытында әйткән фикере белән килешәм. Эпидемия күтәрелгән очракта, төбәк җитәкчеләре мәҗбүри вакцинация кертергә хокуклы, бигрәк тә хәвеф төркемнәре өчен. Вакцинациядән башка эпидемияне җиңү авыр булачак. Мин үзем дә коронавируска каршы вакцина ясаттым», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез: бүген «туры элемтә» барышында Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрнең кайбер категорияләрен мәҗбүри вакцинацияләү турындагы сорауга җавап бирде.

– Мин мәҗбүри вакцинацияне хупламыйм, әмма 1998 елгы законны карарга кирәк. Аның икенче өлешендә «… авырулар һәм эпидемия күтәрелгән очракта, баш санитар табиблар киңәше буенча, төбәк җитәкчеләре, бигрәк тә хәвеф төркемнәре өчен, мәҗбүри вакцинация кертергә хокуклы», – диелә, – диде ул.

Реклама

Бу уңайдан Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов: «Вакцинаны бик кирәкле әйбер дип, ил күләмендә мәҗбүри вакцинация кертелүне дә кирәк дип саныйм. Без инде икенче елыбызны шушы эпидемия шартларында яшибез. Бүгенге «туры элемтә» вакытында Владимир Путин Израиль, АКШны да телгә алды. Ул илләрдә халыкның яртысы коронавирустан вакцина ясаткан. Нәтиҗәдә, анда бөтенләй башка төрле вазгыять. Акрынлап битлекләрне дә салалар. Авырган очракта да чирне җиңелрәк кичерәләр. Шуңа күрә бу мәсьәләдә эзлеклелек кирәк. Бу уңайдан үзебезнең табиблар, мөгаллимнәр арасында да аңлату эшләре алып барам. Нәтиҗәдә, безнең академиядә вакцина ясатучылар саны көннән-көн арта», – диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев