Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Тат.Суыксуда амбулатория ачылды

Тат.Суыксудагы хастаханә, ниһаять, сакланып калды! Исемен үзгәртте, дәвалау алымнарына яңарышлар кертте, әмма ишекләренә йозак эленмәде. Халык үзе саклап калды аны. Бу фикер реконструкция ясалган бинаны ачу тантанасында район җитәкчелеге тарафыннан әйтелде. Тат.Суыксу участок хастаханәсе 1923 елда салынган. 1986 елда Россиянең атказанган табибәсе Миңзифа Исламова ике катлы бинага нигез салдыра, сафка...

Тат.Суыксудагы хастаханә, ниһаять, сакланып калды! Исемен үзгәртте, дәвалау алымнарына яңарышлар кертте, әмма ишекләренә йозак эленмәде. Халык үзе саклап калды аны. Бу фикер реконструкция ясалган бинаны ачу тантанасында район җитәкчелеге тарафыннан әйтелде.
Тат.Суыксу участок хастаханәсе 1923 елда салынган. 1986 елда Россиянең атказанган табибәсе Миңзифа Исламова ике катлы бинага нигез салдыра, сафка бастыра. Тагын 11 елдан соң хуҗалык эшләре өчен кирәкле корпусларын төзетә. Әлеге дәвалау учреждениесендә шушы җирлек кешеләренә һәм тирә-яктагы авылларда яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтелә.
2007 елда бина капиталь ремонтка туктатыла. Менә шул вакытта биредәге халык хастаханәбезне ябып куймаслармы, дип пошаманга төшә, борчыла башлый да инде.
Зур түземсезлек белән көтеп алынган көн килеп җитте. 2012 елның 29 декабрендә капиталь төзекләндерелгән ике катлы бу бина табиблык амбулаториясе буларак, кабаттан үз ишекләрен ачты.
Әлеге тантанада район башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев, җирлектәге җитәкчеләр катнашып, чыгыш ясадылар. 42 ел дәвамында шушында халыкка медицина хезмәте күрсәткән, һәркемнең дә мәхәббәтен казанган данлыклы табибә Миңзифа Гаяз кызы истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәк салынды.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 4 гыйнвар, 2013 1 (9747) санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев