Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Тиздән коронавирустан дару әзер булачак

Коронавирус инфекциясенә каршы дару әзерләү процессы - соңгы стадиясендә.

Русиядә коронавирус инфекциясе үсешен башлангыч этапта туктатырга мөмкинлек бирә торган препарат әзерләнә. Хәзер бу юнәлештәге эш – соңгы стадиясендә. Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ТАСС агентлыгына шулай дип белдерде.
«Әлегә коронавирус инфекциясенә каршы дару беркемдә дә юк. Хәер, без әлеге авыруны йоктырганнан соң башлангыч этапта аның үсешен туктата торган препарат әзерләүнең соңгы стадиясенә кердек», - дип искәртте министр.
Мурашко сынаулар төгәлләнгәннән соң препарат турында тагын да җентекләбрәк сөйләячәген әйтте. Шулай ук коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны дәвалауда кулланыла торган даруларга кытлык булмаячагын да билгеләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев