Актаныш

Тәмәке сугышы

Тәмәке тарту нәтиҗәсендә никотинга психологик һәм физик бәйлелек барлыкка килә. Шуңа карамастан, ул бүген иң киң таралган начар гадәт санала, кеше сәламәтлегенә зур зыян сала. Тәмәке эпидемиясе елына алты миллионга якын кешене үтерә. Дөньяда миллиардка якын кеше тәмәке тарта. Күбесе 18 яшькә кадәр үк әлеге начар гадәткә өйрәнә. Чирек өлеше...

Тәмәке тарту нәтиҗәсендә никотинга психологик һәм физик бәйлелек барлыкка килә. Шуңа карамастан, ул бүген иң киң таралган начар гадәт санала, кеше сәламәтлегенә зур зыян сала. Тәмәке эпидемиясе елына алты миллионга якын кешене үтерә.
Дөньяда миллиардка якын кеше тәмәке тарта. Күбесе 18 яшькә кадәр үк әлеге начар гадәткә өйрәнә. Чирек өлеше 10-11 яшьтә беренче тәмәкесен татып карый. Балалар һәм яшүсмерләр никадәр иртәрәк тәмәке тартырга өйрәнсә, аның даими "агуланучы"га әйләнү иүтималы да шулкадәр арта. Ата-анасы тәмәке тарткан гаиләдә дә тәмәкече үсү мөмкинлеге 50 процентка тигез. Әгәр ана кеше тарта икән, 57 процент очракта аның кызы да тәмәкегә хирыс була. Әгәр ата кеше шундый начар гадәткә ия икән, 49 процент очракта аның улы битараф калмаячак. Ничә яшьтә ташлауга карамастан, әлеге начар гадәттән арыну сәламәтлек өчен файдага гына. Әйтик, 15 ел эчендә организм яңара һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше кими икән.
Күп кенә яшьләр, өлкәннәр үлем белән янәшә торалар - тәмәке тарталар. Элек кызларның тәмәке тартуы сирәк күренсә, хәзер инде бу гаҗәп әйбер түгел. Швециядә социалогик сорашулар нәтиҗәсендә шунысы ачыкланды: тартучылар арасында кызлар егетләргә караганда күбрәк! Пассив тәмәке тартучылар да күп. Ә нәрсә соң ул пассив тәмәке тарту? Пассив тәмәке тарту сәламәтлек өчен зарарлымы? Әлбәттә! Ул үпкәдә яман шеш барлыкка килүнең, тын бетүнең, йөрәк, бронхит авыруларының сәбәпчесе була. Шул рәвешле, тәмәке тарткан кеше үзенә генә түгел, башкаларның сәламәтлегенә дә бик зур зыян ясый. Тәмәке тарткан әти-әниләр, балалар якыннарына күпме зыян китерә икән! .. 1-5 ел тартучылар, ихтыяр көченә таянып, әле ташлый алалар. Ин элек, үзеңнең нинди хәлдә икәнеңне белү өчен 1-2 атна тартмый карарга кирәк. Аннан тәмәкедән аерылу процессын ярты елга арттырырга кирәк. Әлбәттә, авыр булачак, ләкин инде син бу сынауны да җиңеп чыга алсаң, бу бүтән авырлыклар тудырмаячак.
Рентген нурлары зыянлы булудан, 14 яшькә кадәр балаларга флюорография ясамыйлар, манту ярдәмендә генә тикшерәләр. Ә бер кап сигарет тарткан кеше 500 рентген нурланыш ала. Бу флюорографиядә алган нурланыштан күп тапкыр зуррак. Рентген нурлары кешедә акканлылык авыруын барлыкка китерүчеләрнең берсе.
Тартуның зарарлы булуына күп дәлилләр китерелде. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Ул - иң зур байлык.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: