Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Тәнгә дә, җанга да дәва

Кешеләрдә кеше кайгысы булмаган болгавыр, тынгысыз, борчу-мәшәкатьле заманда авырмаган кешеләр сирәктер. Шуңа күрә сәламәтлек саклау оешмаларына еш мөрәҗәгать итәләр дә. Хастаханәләрдә алга киткән яңа ысуллар кулланыла. Яңа җиһазлар, УЗИ, йөрәк-кан тамырларын яздыру аппаратлары, яңа технологик таләпләргә туры китереп җиһазландырылган бүлмәләр табибларның эшен күпкә җиңеләйтә. Безнең район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә...

Кешеләрдә кеше кайгысы булмаган болгавыр, тынгысыз, борчу-мәшәкатьле заманда авырмаган кешеләр сирәктер. Шуңа күрә сәламәтлек саклау оешмаларына еш мөрәҗәгать итәләр дә.
Хастаханәләрдә алга киткән яңа ысуллар кулланыла. Яңа җиһазлар, УЗИ, йөрәк-кан тамырларын яздыру аппаратлары, яңа технологик таләпләргә туры китереп җиһазландырылган бүлмәләр табибларның эшен күпкә җиңеләйтә. Безнең район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә бу шулай. Шуңа күрә монда хезмәт куючылар эшкә бик җаваплы, игътибарлы карыйлар. Биредә дәүләт программасы нигезендә халыкка бушлай медицина ярдәме күрсәтелә. Хирургия бүлеге иң авыр чирлеләрне дәвалаучы бүлек дисәм дә, ялгыш булмас. Чөнки бу бүлеккә аяк-куллары сынган, авариядә төрле җәрәхәтләр алган, ашказаны тишелгән, сукыр эчәгесе шартлаган, төрле яман чирләргә юлыкканнар китерелә.
Хирургия бүлеге җитәкчесе Валерий Усманов - югары категорияле, бик яхшы хирург-табиб. Ул үзе бик таләпчән дә, җаваплы да, йомшак та. Үз һөнәренең остасы. Киңәш-ярдәм сорап, аңа һәрдаим мөрәҗәгать итеп кенә торалар. Ул аларның гозерләрен канәгатьләндереп кенә калмыйча, үтемле киңәшләрен дә бирә.
Күп исемнәргә, бүләкләргә ия булган, Актаныш халкының яраткан, хөрмәт иткән табибы, күп кешеләрнең гомерен саклап калган Валерий Усманов бик яхшы команда туплаган. Аның җитәкчелегендә эшләүче табиблар Ирек Хафизов, Айрат Габдрахманов, шәфкать туташлары Фирая, Люция, Дилбәр, Ләйсән, Флүрә, Зоя, Лена, Мәфрүзә, санитаркалар Гөлнур, Гөлсинә, Дәтҗинә, Нурания, Дилә, Гөлфинә, Света, Фәүзия хезмәтләрен җаваплылык белән башкаралар.
Бу коллективның эше мәшәкатьле булса да, максат - бер: һәр кешегә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү. Һәркайсы үзенең эшен ниндидер бер җылылык белән, яратып башкара. Тиешле укол-система, операцияләр, ятып торучы хасталарга хезмәт күрсәтү эшләрен коллектив үтә бер җылылык, йомшаклык, сабырлык белән башкара. Сүзләре, карашлары белән үзләренә якынайталар.
Кемдер операция ясата, кемдер дәвалана, аягын, кулын сындырганнар да бихисап. Шуңа күрә, монда эшләүче хезмәткәрләр, чирлеләрнең хәлен аңлап, һәрбер кешегә уңай якын килеп, яхшы, тиешле хезмәт үрнәге күрсәтеп, үз бурычларын намуслы башкаралар. Һәр яңалыкны эштә кулланып, эзләнүләрне, эш тәҗрибәсен бергә туплап, фикерләшеп, киңәшләшеп, дустанә мөнәсәбәттә, халыкка медицина хезмәте бик теләп күрсәтелә.
Хирургия бүлеге турында күпләрнең һәм үземнең фикерләремнән чыгып, бу коллективка бары тик мактау сүзләре генә җиткерәм.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев