Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Тургай котырса – бөркеткә чабар, эт котырса – иясен кабар

Хайваннарда котыру авыруы фактлары бу елга чыккач кына да Татарстанның алты районында ачыкланган. Аларның өчесе кыргый төлкеләргә караса, калганнары эт, песи, сыер һәм хәтта поши белән бәйле. Мондый мәгълүматны район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Илнар Кадыйров җиткерде. - Пошиларның котыру авыруына дучар булуы турында бик ишеткән юк иде әле....

Хайваннарда котыру авыруы фактлары бу елга чыккач кына да Татарстанның алты районында ачыкланган. Аларның өчесе кыргый төлкеләргә караса, калганнары эт, песи, сыер һәм хәтта поши белән бәйле. Мондый мәгълүматны район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Илнар Кадыйров җиткерде.
- Пошиларның котыру авыруына дучар булуы турында бик ишеткән юк иде әле.
- Бу очрак нәкъ менә безнең районда булды. Ел башында Адай авылында җәрәхәтле бер поши ихатадан ихатага йөреп, бөтен дөньяны канга батырып бетерә. Мал табиблары һәм аучылык оешмасы белән бергәләп, аулап, пошины тоттык, кан үрнәген алып анализга җибәрдек. Лабораториядән ул пошиның котырган булуы турында расланып кайтты. Пошины аулаган урынга дезинфекция ясалды, үләксәсе үләт базына илтеп яндырылды, авылдагы барлык хайваннарга да котыру авыруына каршы вакцинация ясалды.
-Урман җәнлекләрен, кыргый хайваннарны котыру авыруыннан саклап калу өчен ни дә булса эшләнәме?
- Бу максаттан бүген районга вакциналы алдавыч җимнәр (приманка) кайта. Аларны аучылык оешмасы белән берлектә таратырга ниятлибез.
- Бары тик шушы вакцинация генә котыру авыруына каршы профилактика һәм, соңармаганда, дәва чарасы да була ала, дибез.
- Әйе, әлеге авырудан саклануның бердәнбер чарасы шул. Ел саен ветеринария табиблары тарафыннан районда барлык терлекләргә котыру авыруына каршы прививка ясала, шуңа да карамастан, предприятие һәм оешмаларда, шәхси йортларда песиләрне, сак этләрен вакцинацияләүгә җитди карамыйлар. Терлекләрне асрау кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә районда ел башыннан хуҗалары билгеле хайваннардан гына да 29 кеше зыян күргән. Әгәр йорт хайваннары, эт-песиләр, урман җәнлекләре тешләсә яисә тырнаса, кичекмәстән, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Котыру авыруы хайван тешләгән очракта гына түгел, аның селәгәе яки тиресе аша да йогарга мөмкин.
Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның йорт хайваннарына ветеринария хезмәте зарур булганда, аларга ярдәм беренче чиратта күрсәтелә. Моның өчен район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итү генә кирәк. Телефоннар: 3-28-91, 3-28-19. Электрон почта адресы: akt.vet@tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев