Актаныш

Тычканнар чир тарата

Кар эреп бетүгә, күпләр өчен бакча эшләре башлана. Кайберәүләр урманга, кырга ашыга. Бу чор ГЛПС авыруы йогу ихтималы зур булу белән дә куркыныч. Халык әлеге авыруны тычкан чире дип тә йөртә. Чөнки чирне йоктыручылар булып кимерүчеләр тора. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан...

Кар эреп бетүгә, күпләр өчен бакча эшләре башлана. Кайберәүләр урманга, кырга ашыга. Бу чор ГЛПС авыруы йогу ихтималы зур булу белән дә куркыныч. Халык әлеге авыруны тычкан чире дип тә йөртә. Чөнки чирне йоктыручылар булып кимерүчеләр тора. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре Актаныш районындагы территориаль бүлеге өлкән хезмәткәре Нәҗибә Әминова белән сөйләшүебез шушы авыру хакында.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк - вак кан тамырларын, бөер, үпкәләрне һәм башка органнарны зарарлаучы авыр узучан авыру. Авыру чыганагы булып тирә-юньгә вирус бүлеп чыгаручы тычкан сыман кимерүчеләр тора (йорт тычканнары, урман кимерүчеләре).
- Кешегә чир нинди юл белән йога?
- Кешегә бу авыру тузан аэрозоле сулау нәтиҗәсендә, кимерүчеләрнең бүлендекләре белән зарарланган предметлар белән бәйләнешкә кергәндә (контактлашудан), бүлендекләр белән зарарланган азык һәм су кулланудан йогарга мөмкин.
- Авыруның билгеләренә килсәк...
- Ул кинәт башлана - хәлсезлек барлыкка килә, бизгәк башлана, баш авырта, күңел болгана, костыра, борын тыгыла, коры ютәл төшә, тамак төбе кызара, кыска вакытка күз күреме начарлана, бил һәм эч
авырта, сирәк очракта тәндә төртке-тимгелләр чыга. Мондый билгеләр күзәтелгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү кирәк.
- Профилактика чараларын искә төшерү дә зыянлы булмас.
- Бу авыруны профилактикалау өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур:
- шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, ашар алдыннан һәрвакыт кулларны сабынлап юарга;
- табигатьтә ял иткәндә ризык һәм су запасларын ачык калдырмаска, аларны кимерүчеләр керә алмаслык савытларда сакларга киңәш ителә;
- кимерүчеләр зарарлаган ризыкны ашамаска, ашаган очракта термик эшкәртү узганнан соң гына кулланырга;
- ачык су чыганакларыннан алынган суны кайнатканнан соң гына кулланырга;
- урын-җир кирәк-яракларын, киемнәрне кояшта киптерергә, ә аннан соң тузанын кагарга;
- ихаталарның чүп, калдыклар белән пычрануына, чүп үләннәренең күпләп үсеп китүенә юл куймаска кирәк.
Иң файдалы һәм үтемле булып, даими яши торган йортларда, хуҗалык торакларында, бакча участокларында көнкүрештә кулланырга рөхсәт ителгән препаратларны кулланып һәм куллану буенча таләпләрне үтәп, кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып бару тора. Бакчачылык, яшелчәчелек, дача кишәрлекләрендә кимерүчеләрне юк итүне яз һәм көз көннәрендә (дача сезоны кергәндә һәм тәмамланганда) башкарырга кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: