Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Укытучыларга мәҗбүри вакцина ясаттырачаклармы?

Мәгариф министрлыгында мәктәп укытучыларын коронавирустан мәҗбүри вакциналаштыру булмаячак, дип белдерделәр. ⠀

РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов балалар омбудсмены Анна Кузнецованың укучыларга һәм мәктәп һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укытучыларга, мәҗбүри вакцинация яки аннан баш тарткан очракта, нинди дә булса санкцияләр кулланмау турында белдерүен хуплады, дип хәбәр ителә.

Моңа кадәр Кузнецова коронавирустан вакциналаштыруның мәҗбүри булырга тиеш түгеллеге турында белдергән иде. Вакцина балаларның белем алу һәм сәламәтлек саклауга хокукларын кысарга тиеш түгел — бары тик аңлатырга, ышандырырга гына мөмкин, ләкин берничек тә мәҗбүр итәргә түгел.

Чынанак: https://magarif-uku.ru/tt/ukytuchylarny-ma%D2%97b%D2%AFri-vakcinalashtyru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев