Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Үзәк хастаханәгә кайткан мобиль рентген җиһазының бәясе 5 миллион 580 мең сум

“Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында үзәк хастаханәгә кайткан мобиль рентген җиһазының бәясе 5 миллион 580 мең сум. Күчмә рентген аппаратурасы белән хастаханәдәге 15 авыруны тикшерергә өлгергәннәр инде.

Өлкән рентген лаборанты Алинә Бәдертдинова күчмә рентген җиһазының авыруларны карау өчен универсаль һәм уңайлы булуын әйтте:

- Бу рентген аппараты безгә күптән түгел генә кайтты. Мобиль җиһаз белән хастаханәдә ятып дәваланучы авырулар янына тиз барып җитәбез. Бигрәк тә реанимация һәм хирургия бүлекләрендә ятып кына торган авыруларны тикшерергә уңайлы. Аппаратура җиңел йөри, авыр да түгел,- ди Алинә Леонид кызы.

Күчмә рентген җиһазында тикшерү үткәргәннән соң нәтиҗәсе санаулы вакыт эчендә экранында күренә. 

Табиб снимокны шунда ук укып, диагноз куя. Авыруны ятып торганда да, утыртып та төшерергә була. Урын өстендәге чирлеләрне рентген кабинетына йөртәсе юк. барлык эчке органнар- бавыр, бөер, үпкә, йөрәк һәм башка органнарга тиз арада тикшерү үткәрергә, авыруны ачыклап дәваларга менә дигән мөмкинлек бу, ди белгечләр.

Нәкъ шушы ук темага укыгыз- «Сәламәтлек» милли проекты кысаларында Актаныш үзәк хастаханәсенә мобиль рентген һәм УЗИ аппаратурасы кайтты

Тәҗрибәле табиб Айрат Разетдинов: Мобиль УЗИ белән кан тамырларын да тикшерәбез

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев