Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Вакытында күрсәтелгән ашыгыч ярдәм кеше гомерен саклап кала ала

Бәхетсезлек очрагына тарыганда үз вакытында һәм дөрес күрсәтелгән беренче ярдәм кеше гомерен дә, мал-мөлкәтне дә саклап калуда гаять зур роль уйный. Шул максаттан чыгып, бу көннәрдә район үзәк хастаханәсендә Республиканың катастрофалар медицина үзәгенең табиб-методисты Раиса Нестерова фельдшерлар, гомум гамәли табиблары, шәфкать туташлары белән гадәттән тыш хәлләр вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтү...

Бәхетсезлек очрагына тарыганда үз вакытында һәм дөрес күрсәтелгән беренче ярдәм кеше гомерен дә, мал-мөлкәтне дә саклап калуда гаять зур роль уйный. Шул максаттан чыгып, бу көннәрдә район үзәк хастаханәсендә Республиканың катастрофалар медицина үзәгенең табиб-методисты Раиса Нестерова фельдшерлар, гомум гамәли табиблары, шәфкать туташлары белән гадәттән тыш хәлләр вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча укулар үткәрде.
Кешелек дөньясы шулай корылган. Кайдадыр янгын чыккан, кайдадыр авария булган. Аларда кемнәрдер зыян күргән яисә үлгән. Әлеге хәбәрләрне ишеткәч, и Ходаем, күргәннәргә сабырлык бир, дип телибез дә, онытабыз. Үзебез андый хәлләргә юлыкмабыз кебек тоела. Ләкин менә шундый бәхетсезлек очракларында һәркем кулыннан килгәнчә беренче ярдәмне күрсәтергә бурычлы. Юкка гына мәктәпләрдә дә иң гади генә беренче ярдәм күрсәтү алымнарына өйрәтмиләр. Ә ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә эшләүче медицина хезмәткәрләреннән аеруча уяулык таләп ителә. Аварияләрдә травмалар алган, бәхетсезлек очрагында имгәнгән кешеләрне күргәч, каушап һәм югалып калмыйча дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтү мөһим. Чөнки мондый вакытта минутлар түгел, секундлар хәл итә. Ә белемеңне даими камилләштереп тормасаң, тәҗрибә артмый. Үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары Рөстәм Могътазиров та әлеге укуларның кирәклегенә басым ясады.
- Без үзебезнең кадрларны даими рәвештә укытабыз. Шәфкать туташлары, табиблар биш ел саен үзләренең белемнәрен арттырып торалар. Шуның нигезендә сертификатларын озынайталар. Эшләгән саен тәҗрибәләре дә арта. Хастаханәнең үзендә дә даими укулар үткәрелә. Бу юлы ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча үткәрергә уйладык һәм Казаннан белгеч тә чакырттык. Үзегез белеп торасыз, соңгы елларда йөрәк-кан тамыры авыруларыннан кешеләр күпләп үлә башлады. Аеруча, эш яшендәгеләрнең үлеме аяныч. Шулай ук, баш миенә кан саву очраклары да күп. Менә шундый вакытта тиз арада беренче ярдәм күрсәтү, кирәкле препаратларны кертү кеше гомерен саклап калуга ярдәм итә. Моны һәр табиб белергә тиеш. Травмалар вакытында да дөрес ярдәм күрсәтү мөһим. Гомумән алганда, һәр медицина хезмәткәренең халыкка кыска вакытта беренче медицина ярдәме күрсәтә алуын бурыч итеп куябыз.
- Килешәсездер, ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүчеләргә аеруча зур җаваплылык йөкләнә. Кеше гомерен саклап калуда уяулык та, тәвәккәллек тә таләп ителә. Әйтик, берьюлы ике кеше травма алган ди, бу очракта алар нишләргә тиеш: урын юк, дип, икенчесен шул урында калдырып китәргәме, әллә инде нинди юл белән булса да, икесен дә машинага сыйдырыргамы?
- Ашыгыч ярдәм бүлегендә утыручы диспетчер шалтыратучыдан, зыян күрүче ничәү, дип сорарга тиеш. Әгәр бердән артык икән, механик белән хәбәргә чыгып, ул урынга берьюлы ике ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасын җибәрергә тиеш.
Әлеге сөйләшүдән соң, мондый очракларда кешелек сыйфатлары өстен чыгарга һәм зыян күрүченең икенчесен дә машинага сыйдырырга кирәктер дигән фикергә килдем үзем. Чөнки теге машина беренчесен илтеп килгәнче, исән калырга тиешле кеше дә якты дөнья белән саубуллашырга мөмкин бит. Минем белән күпләр килешер мөгаен.
Әлеге уйлар белән хастаханәнең актлар залына узам. Өстәлләрдә, идәндә ятучы "авыру", төрле "травмалар" алган муляжларга беренче медицина ярдәме күрсәтүче шәфкать туташларын, табибларны күреп, тәннәрем чемердәп китте. Әйтерсең, чын авырулар ята. Чөнки алар шул тикле кешегә охшатып эшләнгәннәр, җаннары да бар диярсең. Раиса Нестерова ярдәм күрсәтү ысулларын башта үзе эшләп күрсәтә, медицина хезмәткәрләренең һәр хәрәкәтләрен җентекләп күзәтә, дөрес эшләмәгәннәрен төзәтә. Кабат-кабат өйрәтә. Эшеннән бүлеп булса да, үзе белән аралашу җаен таптык.
- Безнең бирегә килүебезнең төп максаты булып гадәттән тыш хәлләр вакытында медицина хезмәткәрләренең беренче ярдәм күрсәтү буенча муляжларда гамәли күнекмәләр аша осталыкларын арттыру тора.
- Беренче ярдәм күрсәтү буенча безнең медицина хезмәткәрләренең әзерлеге ни дәрҗәдә?
- Әзерлекләрен идеаль дип әйтеп булмый. Өйрәнергә тырышалар. Шушы укулардан соң, осталыклары артыр дип ышанам.
Таһир Мангушев, оештыру-методик эшләр буенча баш табиб урынбасары:
- Раиса Нестерова республикада гадәтттән тыш хәлләр вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча манекеннарда гамәли күнекмәләр дә күрсәтеп укулар алып баручы бердәнбер табиб-методист булып тора дисәк тә дөрес булыр. Әлеге укулар шәфкать туташларына да, табибларга да бик кирәк. Чөнки янгыннан, биеклектән сикергән, юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә вакытында ярдәм күрсәтү мөһим. Әлеге укулар ике көн район үзәгендә, бер көн Пучы участок хастаханәсендә укытыла. Пучыны да сайлау юкка гына түгел. Чөнки әлеге хастаханә М-7 трассасында урнашкан. Һәм нигездә юл фаҗигаләре дә әлеге трассада була. Зыян күргән авырулар шунда алып киленә. Бу укуларда медицина хезмәткәрләре белемнәрен теоретик яктан гына баетып калмыйча, аларны гамәли күнекмәләр аша да ныгыталар. Мондый өйрәнүләрне елга ике, хәтта өч мәртәбә үткәрергә кирәк дип уйлыйм.
Филүзә Нугаева, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры:
- Мондый укулар безнең өчен бик кирәк. Чөнки һәрдаим өйрәнеп, гамәли күнекмәләр үтеп тормасаң, белгәнең дә онытылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев