Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ: МЕҢ ДӘ БЕР КИҢӘШ

Балчылык продуктлары искиткеч дәва үзлегенә ия. Рәхәтләнеп куллан гына!

  • Простатит, аденома һ.б. авырулар вакытында ашар алдыннан ½ сәгать алдан иртән, көндез һәм кич 30-40 тамчы прополислы спирт эчеп дәваланалар. Моннан тыш, һәр көнне йоклар алдыннан туры эчәккә прополисланган шәм куярга тәкъдим ителә.
  • Сидек чыгару юллары авыруы белән хәлсезләнгәндә көн саен 1-3 аш кашыгы кедр чикләвеген чәчкә балы белән кушып ашарга кирәк.
  • Энурез (йоклаганда сию) булганда бал белән сары мәтрүшкә төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә. Вакланган бер өлеш сары мәтрүшкәне 20 өлеш кайнаган суга салып, су мунчасында (өсте ябылган җылы сулы савытта) ½ сәгать җылыталар.
  • Сөзелгән һәм суытылган бу төнәтмәгә җитәрлек күләмдә, парга очкан өлешне тулыландыру максатында, кайнаган су өстиләр. Әзер сыекчага тәменә карап бал салалар. Ун яшьлек балаларга доза— көнгә ¼ стакан, өлкәннәргә ½ стаканга кадәр. 
  • Нарат җиләгенең коры яфракларын (3 аш кашыгы кадәр) термоска салалар һәм ½ л. кайнаган суда пешерәләр. Аны 2 сәгать суыталар. Шуннан 2 аш кашыгы бал кушалар. Иртән, көндез һәм кич ашар алдыннан 20 минут алдан ½ стакан эчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев