Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Хезмәтләрен хөрмәтләп райондашларыбызга Россия Федерациясе бүләкләре тапшырылды

Сәламәтлек саклау системасында күпьеллык фидакарь хезмәтләрен бәяләп районкүләм медицина хезмәткәрләре көнендә райондашларыбызга Россия Федерациясе бүләкләре тапшырылды.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Иске Богады авылы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Сәрия Гыйльфановага Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Мактау грамотасын тапшырды.

Шулай ук сәламәтлек саклау системасында яхшы һәм намуслы хезмәтләре өчен Татар Ямалысы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гөлсинә Хафизовага һәм

район үзәк хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге палата шәфкать туташы Миләүшә Сәетгәрәевага Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белдерелде. 

Бүләкләнүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, алдагы хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев