Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

“Мобиль поликлиника" Яңа Әлемгә килде: Шәһәр табиблары бушлай карый

Яңа Әлем авылында 14-17 сентябрь көннәрендә “Бердәм Россия” партиясе гамәлгә керткән “Мобиль поликлиника” эшли.

            Чаллы шәһәренең 5 санлы поликлиникасы табиблары районыбыз халкын бушлай кабул итә.

          Яңа Әлем медицина пункты фельдшеры Рәзинә Әхмәтгалиева килүчеләрне терки, табибларга озата, аның әйтүенә карганда, беренче көнне гинеколог, эндокринолог, офтальмолог, онколог кебек тар белгечлеккә ия табиблар дәвалау билгеләгән:


 

    -    14 сентябрьдә мобиль поликлиникага 44 кеше мөрәҗәгать итте. Үзебезнең авыл җирлегендә яшәүчеләрдән тыш, Актаныштан, Богады һәм Әҗәкүл авылларыннан да килеп табибларга күренделәр. Иң күп мөрәҗәгатьләр күз табибына булды. Район хастаханәсендә офтальмолог атнага бер тапкыр гына авыруларны карый, шуңа да әлеге белгечкә ихтыяҗ зур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев