Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Ялган алкоголь: районнар ничек көрәшә?

Татарстанда ялган аракыга каршы көрәш дәвам итә. Бу эшчәнлек нәтиҗәсендә республиканың үзендә җитештерелгән алкоголь продукциясенә өстенлек бирүчеләр саны да әкренләп арта башлаган икән. Бу мәгълүмат бүген Татарстан Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә билгеле булды. Татарстанда алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше тармагындагы вәзгыятьне контрольдә тоту буенча совет утырышы республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында...

Татарстанда ялган аракыга каршы көрәш дәвам итә. Бу эшчәнлек нәтиҗәсендә республиканың үзендә җитештерелгән алкоголь продукциясенә өстенлек бирүчеләр саны да әкренләп арта башлаган икән.
Бу мәгълүмат бүген Татарстан Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә билгеле булды. Татарстанда алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше тармагындагы вәзгыятьне контрольдә тоту буенча совет утырышы республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Чистай, Бөгелмә һәм Минзәләдә агуланалар
- Республиканың алкоголь базары күптән инде җитди контрольгә алынды. 100 кешедән күбрәк халык яшәгән һәм аерым кибете булмаган авыл җирлекләрен дә законлы алкоголь продукциясе белән тәэмин итәргә тырышабыз. Өстәвенә, "Халык контроле" мәгълүмати системасы тарафыннан "Алкоголь контроле" дип аталган махсус проект тормышка ашырыла. Бу исә безгә аракының законсыз әйләнешенә чик куярга ярдәм итә, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.
Мәсәлән, агымдагы елның беренче кварталында гына да хокук сакчылары законсыз әйләнештән 69 мең литр суррогатны (!) алуга ирешкән. Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 70 процентка күбрәк. Салынган штрафлар күләменең исә 6 миллион сумнан да артып киткәнлеге мәгълүм.
Кызганыч, хәзерге вакытта Чистай, Бөгелмә һәм Минзәлә районнары зыянлы алкоголь кулланып агуланучылар саны аеруча күп булуы белән аерылып тора. Биредәге саннар республика буенча уртача күрсәткечләрдән 2 тапкырга (!) югарырак. Татарстанның 23 районында суррогат аракы куллану нәтиҗәсендә агуланып үлүчеләр дә теркәлгән икән.
Хәер, бу күрсәткечләрне 2015 ел белән чагыштырсак, шактый уңай үзгәрешләр күзгә ташлана. Мәсәлән, агымдагы елның өч аенда Татарстанда суррогат кулланып агуланучылар санының якынча өч тапкырга кимегәнлеге мәгълүм.
Читтән кертелгәне дә популяр
- Шунысы сөенечле, республиканың үзендә җитештерелгән алкоголь продукциясенә ихтыяҗ арта. 2016 елның өч аенда гына да 570,7 мең декалитр шундый исерткеч эчемлек сатылды. Бу - 2015 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 5 процентка күбрәк, - дип ассызыклады Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко.
Әйтергә кирәк, Татарстанның 34 район һәм шәһәрендә Татарстан алкоголен сату күләме шактый арткан. Ә менә 11 районда исә, киресенчә, кимегән. Болар - Чүпрәле, Әлки, Балтач, Тәтеш, Алабуга, Мөслим, Менделеевск, Ютазы, Кайбыч, Балык Бистәсе һәм Казан.
- Агымдагы елның 4 аенда сатылган барча алкогольнең 15 проценты - читтән кертелгән исерткеч эчемлекләр. Казан, Кайбыч, Менделеевск һәм Балык Бистәсендә андый алкоголь белән сату итү аеруча керемле, - дип белдерде Игорь Марченко.
Гомумән алганда, Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе 2016 елның 3 аенда алкоголь базарындагы 3167 объектта махсус тикшерүләр уздырган. Нәтиҗәдә, алар лицензиясез эшчәнлек белән бәйле 516 хокук бозу очрагын ачыклауга ирешкән. Шул ук вакытта исерткеч эчемлекләр белән төннәрен сату итүчеләр дә булгалаган.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yalgan-hemer-yaman/item/57749.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев