Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Яман шеш аяктан ега

Соңгы вакытларда халык арасында яман шеш авыруы белән чирләүчеләр аеруча артты. Рак, яман шеш, "өч хәреф"... Ничек кенә атамый аны халык. Үз башына төшкәннәр арасында чирне каргаучылар, "дошманыма да теләмәс идем" диючеләр дә җитәрлек. Бүген яман шеш авырулары статистикасы чәчләр үрә торырлык саннар китерә. Безнең районда гына да әлеге чир...

Соңгы вакытларда халык арасында яман шеш авыруы белән чирләүчеләр аеруча артты. Рак, яман шеш, "өч хәреф"... Ничек кенә атамый аны халык. Үз башына төшкәннәр арасында чирне каргаучылар, "дошманыма да теләмәс идем" диючеләр дә җитәрлек. Бүген яман шеш авырулары статистикасы чәчләр үрә торырлык саннар китерә. Безнең районда гына да әлеге чир белән 526 кеше исәптә тора.
- Кеше нишләптер һаман үзенең сәламәтлегенә битараф. Минем, вакытында табибларга күренегез, дип, халыкка чаң сугасым, әлеге яман чирнең нинди куркыныч икәнен аңлатасым килә, - дип безгә мөрәҗәгать итте район үзәк хастаханәсенең табиб-онкологы Тимур Ямаев. Без теләп ризалаштык. Чөнки, чынлап та, халыкта ахыр чиккә җитмичә, табибларга күренмәү гадәте яши әле.
- Яман шеш күзәнәкләре - организмның сәламәт күзәнәкләре, әмма канцероген факторлар тәэсире нәтиҗәсендә яман шешкә әвереләләр.
Организмның иммунитеты көчсезләнү белән алар интенсив рәвештә бүленә башлыйлар, сәламәт күзәнәкләрне үтерә барып, үз ишеләрен арттыра баралар. Генетик өзеклекләр барлыкка килү нәтиҗәсендә, яман шеш күзәнәкләрендә үз-үзен үтерү механизмы юкка чыга: күзәнәк-мутантлар үлү сәләтен югалталар һәм әкренләп организмның башка сәламәт күзәнәкләрен юк итә башлыйлар.
- Саннарга күз салыйк әле.
- Агымдагы елның тугыз аенда гына да рак авыруы белән 66 кеше исәпкә басты, шуларның 16сында ямаш шеш авыруы азган иде инде. Узган елның тугыз аенда әлеге чир белән 87 кеше исәпкә басты, шуларның 23ендә яман шеш азган иде.
- Авыру күбрәк организмның кайсы урыннарында очрый?
- Беренче урында үпкә рагы, икенче урында ирләрнең һәм хатын-кызларның җенес органнарындагы, өченче урында бөердәге рак тора.
- Тимур Таһирович, әлеге чирнең килеп чыгу сәбәпләрен галимнәр дә төгәл генә әйтеп бирә алмый. Сезнең фикер...
- Яман шеш авыруының сәбәпләреннән берсе - ул нәселдән күчү. Икенчесе - зарарлы гадәтләр: мәсәлән, алкогольле эчемлекләрне чамадан тыш куллану. Тәмәке тартучыларның да киләчәге караңгы: 90 процент очракта үпкәләрдә, 80 процентта - авыз куышлыгында, бугазда һәм йоткылыкта, 25 процент очракта ашказанында яман шеш авыруы күзәтелә. Өченчесе - эш урыннарындагы зарарлы факторлар, дүртенчесе - экология, бишенчесе - кулланган ризыкларыбыздагы канцероген факторларның булуы.
- Әгәр ялгышмасам, яман шеш авыруы беренче стадияләрдә үзен сиздерми, диләр. Сиздергәч, инде аның азганлыгы мәгълүм була. Әлеге чирнең беренче билгеләре нинди?
- Бу чирнең билгеләре шундый, дип кенә әйтеп булмый. Ул организмның кайсы урында булуына карап, төрлечә булырга мөмкин. Әгәр ашказанында икән - аппетит югалу; үпкәдә икән - озак вакытка сузылган какырык бүленеп чыгу; бавырда икән - кешенең тәне саргаю; башта икән - авыртуны баса торган дарулар кабул иткәч тә, авырту басылмау кебек билгеләр кешене "миндә яман шеш түгел микән" дип сагайтырга тиеш. Гомумән, ике атна дәвалау курслары үткәннән соң да кешенең авыртулары басылмаса, уйланырга җирлек бар дигән сүз.
- Чирнең азуына тагын нәрсә сәбәп була?
- Моңа табибка соң мөрәҗәгать итү, чирнең яшерен рәвештә баруы һәм куелган диагноз төп сәбәпләр булып тора. Минем бу урында шуны да әйтәсем килә, авыру хастаханәгә килеп, нинди генә белгечкә мөрәҗәгать итсә дә, ул табиб ашыгып нәтиҗә ясамаска, бу авыруда яман шеш авыруы түгелме, дип шикләнергә тиеш. Чөнки дөрес билгеләнмәгән дәвалау курсы, ул кешедә ямаш шеш булган очракта, аны тизләтергә мөмкин. Авыруны ачыклау өчен хастаханәдә төрле алымнар бар. Бу әлеге дә баягы организмның кайсы җире авыртуга карап. Тикшеренү нәтиҗәләреннән чыгып, авыруларны тикшеренү өчен Чаллы, Казан хастаханәләренә җибәрәбез. Моның өчен бездә ел саен аерым квота каралган.
- Кешедә яман шеш авыруы табылган очракта, сез аларны исәпкә куясызмы?
- Әйе, әлеге авырулар онколог бүлмәсенә исәпкә бастырыла һәм алар гомер буе бездә исәптә тора. Алар башта бездә онкологка өч ай саен мәҗбүри күренәләр, икенче елны, яман шеш кабат үсмәсә, бер тапкыр күренәләр.
- Безне, хатын-кызларны, күбрәк күкрәк бизләрендә яман шеш юк микән дигән сорау борчый.
- Быелның тугыз аенда районның 4852 хатын-кызы маммографта тикшерелгән. Шуларның 117сендә яман булмаган шеш, ә 6 кешедә яман шеш авыруы табылган. Гүзәл затларыбызны борчуга салучы рак авыруы - бер яки ике күкрәк бизендә дә яман шеш барлыкка килүне аңлата. Бу чиргә китергән төп сәбәпләр: нәселдәнлек, менструациянең 12 яшьтән дә иртәрәк килә башлавы, климакс чорының соң - 55 яшьтән соң гына күзәтелүе, тәмәке тарту, симерү, радиация һәм башкалар. Сөт бизләрендәге ракның беренче билгеләре: күкрәктә каты төерләр барлыкка килү, сыекча килә башлау, сөт бизенең төсе һәм формасы үзгәрә башлау, култык астындагы лимфатик төерләрнең зураюы. Авыруны вакытында ачыклау өчен күкрәкне мөстәкыйль рәвештә тикшереп торырга, сөт бизләренә маммография, УЗИ узарга, биопсия (шештән алынган күзәнәкләрне микроскоп аша тикшерү) ясатырга кирәк.
Күкрәктә күзәтелүче фиброз-киста мастопатиясе, фиброаденоз яки эчке папилломатоз авырулары яман шешкә китерми, әмма ул барлыкка килүгә уңай шартлар тудырырга мөмкин.
- Һәрдаим үзеңне-үзең тикшереп торырга кирәк, дидегез...
- Әйе, алда әйтелгәнчә, чирнең беренче билгеләрен үзегез дә ачыклый аласыз. Моны даими эшләү мөһим, чөнки кайчак сәламәтлек учреждениесенә барырга мөмкинлек булмый. Сөт бизләрен тикшереп тору андагы үзгәрешләрне үз вакытында тоярга ярдәм итә. Моның өчен билгә кадәр чишенеп, көзге алдына басарга һәм игътибар белән күкрәкне тикшерергә кирәк. Алар зурлыклары буенча бертигез, формасы һәм урнашулары белән симметрик булырга тиеш. Күкрәкне тоткалап караганда авырту, шеш, төер, тиресенең тартылуын сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Үз-үзеңне кимендә аена бер тапкыр тикшерергә кирәк.
Сөт бизләрендә төер барлыкка килсә, иң беренче эш итеп, маммография (сөт бизен рентген ысулы белән тикшерү), 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар ультратавыш ысулы белән тикшерү узарга тиешләр. Бу юл белән тикшерү шешнең яман яки яман түгел икәнлеген ачыкларга мөмкинлек бирә.
- Тимур Таһирович, яман шеш авыруын дәвалау төрләренә дә тукталык әле.
- Бу авыруны нигездә өч төрле юл белән дәваларга була. Химия терапиясе, нурланыш терапиясе һәм оператив дәвалау юлы белән, ягъни операция ясатып.
- Ә сез халык медицинасы белән дәвалануга ничек карыйсыз?
- Яман шеш авыруларын халык медицинасы белән дәвалауга каршымын. Халык арасында, агулы үләннәр эчәбез, диючеләр дә бар. Бу хәлне тагын да катлауландырырга мөмкин. Чөнки эчкә кергән агу бер тамчымы, ун тамчымы - барыбер зыянлы. Агу агу инде. Мин авыруларыма һәрвакыт шуны аңлатырга тырышам.
- Күп чирләр диспансеризация вакытында табыла. Бу нисбәттән районда хәл ничек?
- 2014 елның тугыз аенда 2848 кеше диспансеризация үткән. Шуларның 18ендә яман шеш авыруы билгеләре табылган. Халык диспансеризациягә җаваплырак карсын иде. Чөнки нинди генә чир булмасын, аны башлангыч стадиясендә дәвалау күпкә җиңелерәк.
Форсаттан файдаланып, соцпакеттан баш тартмагыз, дип тә әйтәсем килә. Чөнки яман шеш белән авыручылар куллана торган дарулар, авыртуны баса торган уколлар бик кыйммәт тора. Алар табиб рецепты белән генә бушлай бирелә.
Хөрмәтле райондашлар, тагын бер кат мөрәҗәгать итеп, үз сәламәтлегегезгә битараф булмагыз, авырту узар дип тормагыз, табибларга күренегез дип әйтәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев