Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Яшүсмерләрнең психологик үзенчәлекләре

Яшүсмер чакта физик һәм җенси үсеш көчәя. Бу вакытта кеше "котырган гормоннар корбаны"на әверелә, алар баланың нерв системасына нык тәэсир итә. Социаль күзлектән караганда, бу - балалыктан өлгергәнлеккә күчү вакыты. Ни өчен балагыз тиз кызып китүчән, кыргый һәм тыңламас булды? Ул нинди психологик үзгәрешләр кичерә? 1. Яшүсмернең тышкы кыяфәте һәм...

Яшүсмер чакта физик һәм җенси үсеш көчәя. Бу вакытта кеше "котырган гормоннар корбаны"на әверелә, алар баланың нерв системасына нык тәэсир итә. Социаль күзлектән караганда, бу - балалыктан өлгергәнлеккә күчү вакыты. Ни өчен балагыз тиз кызып китүчән, кыргый һәм тыңламас булды? Ул нинди психологик үзгәрешләр кичерә?
1. Яшүсмернең тышкы кыяфәте һәм физик халәте җитди үзгәрә, кайчакта аңа авыртуларга да түзәргә һәм уңайсызланырга туры килә. Бу яшьтә кешенең рекламалар, фильмнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша актив күрсәтелгән үз гәүдәсенең идеаль образы формалаша. Егетләрне супермен культы җәлеп итә, ә кызлар манекенщицаларның физик пропорцияләренә ия булырга омтыла. Болардан тыш, яшьләр модасы законнары бар. Яшүсмерләрнең "башкалар" кебек үк модалы һәм матур буласы килә. Әмма үзенең битеннән һәм гәүдәсеннән ул канәгать түгел.
2. Яшүсмер үзен аңларга һәм "мин" булырга тырыша, шул ук вакытта, тәңгәллек кризисы да кичерә. Ул ике төп сорауга җавап эзли: "Кем мин?" һәм "Ни өчен яшим". Аңа үзенә кадерле, игътибар һәм мәхәббәт яуларга омтылган кешесенең фикере мөһим һәм аның сыйфатлары белән генә үзенекен чагыштыра.
Теге яки бу төркем яисә кумирның юнәлешләре төрле булганга күрә, эчке конфликт килеп чыга. Яшүсмер алдында сайлау проблемасы туа һәм әгәр дә аның "мин"е җитәрлек дәрәҗәдә көчле булмаса, ул автомат рәвештә стресслы ситуациягә килеп каба.
3. Барлык яшүсмерләргә дә хас эмоциональ тотрыксызлык проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Дөрес юл сайлый белмәү, интеллектуаль һәм эмоциональ мәсьәләләрне хәл итә алмау яшүсмерне даими борчылырга мәҗбүр итә.
Үзенең тышкы кыяфәтеннән риза булмау һәм "мин"нең өлгереп җитмәве кебек сәбәпләрдән тыш, түбәндәге хәтәр факторларны билгеләп үтәргә мөмкин:
- үз көченә ышанмау;
- профессияне дөрес сайлауга ышанмау, киләчәге өчен курку;
- үз-үзеңне түбән бәяләү, яшьтәшләр арасында популяр булмау;
- укуда яисә эштә уңышсызлык;
- экстремаль ситуациядә үзеңне табарга һәм расларга тырышу;
- гаиләдәге матди һәм эмоциональ халәт.
Ата-аналар арасында конфликтлар булганда, аерылышкан очракта хәл тагын да кискенләшә.
4. Үсмер чакның иң төп үзенчәлекләреннән берсе - автономиягә омтылудан гыйбарәт. Бу - баланың артык кайгыртучанлыктан азат һәм аз булса да бәйсез булырга тырышуында чагыла. Бала сезнең белән тигез дәрәҗәдә аралашып карый. Хәтта ул элеккечә матди яктан сезгә бәйле булса да, сезнекеннән үзгә идеяләренә, фикерләренә һәм уйларына хокук даулый.
Кызганычка каршы, барыннан да элек нәкъ менә сезнең әзер булмавыгыз җитди эмоциональ кризис барлыкка китерүгә һәм баланың холкында проблема тудыруга сәбәпче булып тора.
Бала холкындагы авырлыкларның сәбәпләре аның хисләрендә яшеренгән. Бала күңелсезләнгән, үпкәләгән, уңышсызлыкка очраганда; аңа авыр, оят, куркыныч булганда; аңа карата дорфалык һәм гаделсезлек күрсәтелгәндә һәм, хәтта ул арыган вакытта да, сезгә, иң беренче чиратта, аның хәлен, кичерешләрен белүегез һәм аңлавыгызны сиздерергә кирәк.
Моның өчен иң яхшысы - балага аның сез аңлаган кичерешләрен әйтү. Аның бу уй-хисләрен турыдан-туры "исемен атап" әйтү яхшы булыр. Кайбер сәбәпләр аркасында мондый "исемләп атау" балага кыен бирелә. "Ярдәмчел" тыңлау шуннан башлана. Мондый актив тыңлау баланың хәленә керергә мөмкинлек бирә. Бу очракларда өлкән кеше баланы аеруча актив тыңларга тиеш.
Актив тыңлау - ул бала әңгәмә вакытында сөйләгәннәрне, аның хисләрен билгеләп үтеп, үзенә үк "кире кайтару".
Кәефсез яки күңелсезләнгән бала белән әңгәмә корганда сорау бирергә ярамый. Сезнең җавап һәм өстәп әйтелгән фикерләр раслау формасында булырга тиеш. Сорау исә теләктәшлекне чагылдырмый. Ә балага теләктәшлек кирәк!
Раслау һәм сорау җөмләләр арасындагы аерма нечкә генә интонация белән белдерелә. Ләкин аларның тәэсире нык аерыла. Еш кына "нәрсә булды?" дигән сорауга, кәефе кырылган бала "Бернәрсә дә булмады!" дип җавап бирә. Ә инде "Нәрсәдер булган..." дип башласагыз, аңа булган хәлләр турында сөйли башларга җиңелрәк булачак.
Әңгәмә вакытында пауза ясауның да әһәмияте бик зур. Кушылып әйтелгән һәр сүздән соң берникадәр эндәшми тору яхшы. Бу вакыт бала өчен кирәк икәнен онытмагыз һәм аны үзегезнең фикерләрегез белән биләмәгез. Пауза вакыты балага кичерешләрен барларга мөмкинлек бирә һәм шул вакытта ул сезнең янәшәдә икәнне яхшырак тоя. Бала җавап биргәннән соң да эндәшми тору яхшы - ул нәрсә дә булса өстәргә мөмкин. Бала сезнең өстәмә сүзегезне тыңларга әзер булу-булмавын аның тышкы кыяфәтеннән белергә була. Әгәр ул сезгә түгел, читкә - "эчкә" яисә еракка карый икән, тынып торыгыз: бала күңелендә эмоцияле мәсьәләне үзләштерү бара.
Без баланы актив тыңлау алымына корылган әңгәмә алып барырга күнектермәгән һәм моны үзләштерүе шактый кыен эш. Ләкин, нәтиҗәләрен күргәч, сез бу алымны бик тиз үз итәчәксез. Нәтиҗәләр кимендә өч төрле. Алар сезнең баланы ни дәрәҗәдә дөрес тыңлавыгызны күрсәтү билгесе булып та хезмәт итә.
1. Баланың тискәре кичерешләре бик нык йомшый яки юкка чыга.
2. Өлкән кешенең тыңларга әзер икәненә ышанган бала үзе турында күбрәк сөйли башлый, тасвирлау (зарлану) темасы үзгәрә, үсә бара.
3. Бала үз проблемаларын үзе хәл итәргә омтылыш ясый.
Шулай итеп, актив тыңлау - ул бала белән яхшы мөгамәлә урнаштыру юлы, аны барлык кичерешләре белән бергә кабул итүегезне күрсәтү ысулы. Мондый контакт урнашсын өчен, бала үзенә һәм аның проблемаларына сезнең игътибар итә башлаганыгызны аңласын өчен берникадәр вакыт таләп ителә.
Психологлар кабатлаганча, ярату, үзеңне башкаларга кирәкле итеп хис итү кешенең төп ихтыяҗларыннан берсе булып тора.
Ата-аналар белән мөнәсәбәткә балалар үзләренчә бәя бирә. Әти-әниләре алар белән "дус түгел", "беркайчан да кешечә сөйләшмиләр", "төрткәлиләр", "акыралар", бары тик "яса!", "җыештыр!", "китер!" кебек боерык фигыльләр генә кулланалар, дип сөйлиләр.
Ә ата-аналар: "Без балаларны беркайчан да ачуланырга тиеш түгелмени?" - дип каршы килә. Юк, беркайчан да үзеңнең тискәре хисләреңне яшерергә, бигрәк тә, эчкә җыя барырга ярамый.
Аларны түбәндәге кагыйдәләрне истә тотып белдерергә кирәк:
- баланың үзенә түгел, ә аның аерым гамәлләренә генә ризасызлык белдерергә мөмкин;
- баланың гамәлләрен яманларга мөмкин, ләкин, никадәр генә күңелсез һәм юл куелмаслык булмасын, аның хисләрен хурларга ярамый;
- баланың гамәлләренә бертуктаусыз канәгатьсезлек белдерергә ярамый, юкса ул аларны кабул итми башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев