Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Язын стресстан ничек котылырга?

Күптән түгел генә без сезгә бу сорауны - сораштыру форматында биргән идек, дуслар! Хәзер исә медицина белгеченнән җавап тәкъдим итәбез!

                      Табиб-эндокринолог, медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова язгы стресстан котылу чараларын атады. 

                      Язын көн озынаю сәбәпле, организм өстәмә нагрузкага дучар була. Ә быел бу факторларга үткәрелгән коронавирус һәм Украинадагы хәлләр турындагы хәбәрләр дә өстәлде.

                      Белгеч фикеренчә, стресс эмоциональ фонда гына чагылмый, ул физик халәткә дә йогынты ясый, кеше  даими арыганлык тоя. Бу хисне су ярдәмендә киметеп була.  Суны зур йотымнар белән эчкәндә, адренокортикотроплы гормон (АКТГ) блокировкалана, бу гормон  бөер өсте бизләрен кортизол бүлеп чыгарга мәҗбүр итә.

                      “Эчелгән су – кортизолның артык синтезын блокировкалый. Тагын бер ысул – сулыш гимнастикасы. Кыска итеп һава суларга да аны акрынлап кире сулап чыгарырга кирәк. Бу эмоциональ халәтне җайга салырга булыша. Сулышның өч циклын кулланырга була: 4кә кадәр санагач, эчкә сулыш алабыз, 7гә кадәр санагач – пауза, 8дә – сулап чыгарабыз”, – ди Павлова.

                      Табиб стрессны җиңүдә физик активлык та булыша, ди. Ул мускуллар эшләгәндә  күзәнәкләрнең митохондрияләре стресс гормоннарын эшкәртә башлый, дип белдерә. Әгәр инде кеше эмоцияләрен контрольдә тота алмый икән, мәсәлән, ул паника һөҗүмнәреннән җәфаланса, аңа медикларга мөрәҗәгать итү кирәк, ди эндокринолог.

         Чыганак: Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина Сәламәтлек Сихәт Сәламәтлек сагында Саулык Стресс