Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Йөрәккә операция ясалды

Дөнья булгач, нинди генә хәлләр белән очрашырга туры килми. Табибларга бу аеруча да шулай. Нинди генә авыруларны һәм яралыларны китермиләр аларга. Кеше гомерен саклап калуда минутлар түгел, хәтта секундлар да мөһим роль уйный. Район үзәк хастаханәсендәге табибларның квалификацияләрен күтәрү, һөнәри осталыкларын арттыру буенча даими эш алып барыла. Яшь белгечләрне эшкә...

Дөнья булгач, нинди генә хәлләр белән очрашырга туры килми. Табибларга бу аеруча да шулай. Нинди генә авыруларны һәм яралыларны китермиләр аларга. Кеше гомерен саклап калуда минутлар түгел, хәтта секундлар да мөһим роль уйный.
Район үзәк хастаханәсендәге табибларның квалификацияләрен күтәрү, һөнәри осталыкларын арттыру буенча даими эш алып барыла. Яшь белгечләрне эшкә кайтарту өстендә сөйләшүләр алып бара. Хастаханә яңа заманча җиһазлар белән дә даими тәэмин ителеп торыла. Бу - табибларның эшләү мөмкинлекләрен арттыра.
Элек хастаханәдә сукыр эчәккә операция ясау, сынган урыннарга яраларын чистартып, гипс салу кебек кенә хәбәрләрне ишетсәк, соңгы елларда үзебездә күзгә операция ясый башладылар. Инде менә тагын бер яңалык буларак, кичектергесез рәвештә хастаханә хирурглары бер ир кешенең йөрәгенә операция ясады.
- Июль ахырында безнең хастаханәгә бер ир кешене китерделәр. Аның йөрәге пычак белән яраланган иде. Ашыгыч ярдәм машинасы аны алып килгәнче, инде безнең бригада тупланып, операция бүлмәсендә көтеп торалар иде, - дип, әлеге вакыйга хакында аңлатма бирде баш табиб Айрат Бикмөхәмәтов.
Операцияне хирурглар Инсаф Могътазиров белән Тимур Ямаевлар ясый.
- Безгә алып килгәндә пациентның хәле бик авыр иде. Кан басымы да, пульсы да юк дәрәҗәсендә. Инсаф Азатович белән аны караганнан соң, уртак бер фикергә килдек. Операция бүлмәсендә үк УЗИ ясадык. Анда йөрәк капчыгына кан сауганлыгы билгеле булды, - ди Тимур Ямаев. - Тиз генә операция ясауга керештек. Монда минутлар түгел, секундлар хәл итте.
- Операция барышында проблемалар килеп тумадымы? Операцияне ничә сәгать ясадыгыз?
Инсаф Могътазиров:
- Операция ике сәгатькә якын дәвам итте. Пычак йөрәкнең тыштагы капчыгын һәм йөрәк мускулын җәрәхәтләгән иде. Йөрәк үзе бертуктамый эшләп тора, насос кебек канны кудыра. Чынлыкта, йөрәк җәрәхәтләнүдән туктамый, ә йөрәк белән аның тышчасы арасына күп кан савып, ул йөрәкне кыса һәм, нәтиҗәдә, туктата. Без шул йөрәк тышчасын ачып, җәрәхәтне таптык. Ике арадагы каннан чистарттык. Беребез бертуктамый тибеп торган
йөрәкне учыбызга кысып, икенчебез җәрәхәтен тектек. Иң соңыннан йөрәк тышчасын тегеп, анда дренаж трубкалары калдырдык. Операция барышында һәрвакыт Чаллының БСМПсы табиблары белән элемтәдә торылды. Аларның да киңәшләренә колак салып, операцияне төгәлләп чыктык.
Тимур Ямаев:
- Операциядән соң, икенче көнне пациент аңына килде һәм ул Чаллы хастаханәсенә БСМПга тикшерелеп бетерергә җибәрелде. Анда дәвалау курслары алып, инде кабат күренергә безгә кайтты. Хәле канәгатьләнерлек, артык зарлары да юк. Иң мөһиме - инвалид булып калмады.
- Әлеге операцияне башкарып чыгып, пациентның исән калганлыгын һәм гомеренә куркыныч янамаганын белгәч, нинди хисләр кичердегез?
Инсаф Могътазиров:
- Нинди генә операция булмасын, һәрберсеннән соң, төннәр буе борчылып, уйланып ятасың. Күзне ачуга иң элек, шалтыратып, шуларның хәлен сорыйсың, яки чабып хастаханәгә киләсең. Исән икәнлеген һәм гомеренә куркыныч янамаганны белгәч, әлбәттә, сөенәсең.
- Элек тә шушындый катлаулы операцияләрне ясарга туры килгәне бар идеме?
Тимур Ямаев:
- Район җирлегендә мондый катлаулы операцияләрне ясау барлык хирургларга да эләкмәскә мөмкин. Ул шушындый кичектергесез хәлләр булганда гына ясала. Өстәп шуны да әйтәсе килә, йөрәккә операция ясау иң катлаулылардан санала һәм операциядән соң хәлләнә алмыйча үлүчеләр дә күп. Әлеге пациентка килгәндә, ул бик бәхетле, операциянең ахыры уңышлы тәмамланды.
Минем кешеләргә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: нинди дә булса проблема килеп туды дип, аны шушындый юләр юл белән хәл итәргә тырышмасагыз иде. Бу, бердән, үзегезнең гомерегезгә куркыныч тудыра, исән калсагыз да, инвалид булып калырга мөмкинсез; икенчедән, якыннарыгызны күпме борчуга саласыз. Шуны онытмасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


 Йөрәккә операция ясалды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев