Актаныш

Югары кан басымы инфаркт, инсультка китерә

Узган ел Россиядә үлүчеләрнең 72.7 процентын йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирләүчеләр тәшкил иткән. Шунлыктан Россиядә 2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Безнең районда да бу авырудан интегүчеләр саны шактый. Район үзәк хастаханәсенең табиб-терапевты Ләйлә Фатыйхова белән әңгәмәбез шул хакта. - Статистик мәгълүматларга караганда, кешенең сәламәтлегенә...

Узган ел Россиядә үлүчеләрнең 72.7 процентын йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирләүчеләр тәшкил иткән. Шунлыктан Россиядә 2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителде. Безнең районда да бу авырудан интегүчеләр саны шактый. Район үзәк хастаханәсенең табиб-терапевты Ләйлә Фатыйхова белән әңгәмәбез шул хакта.
- Статистик мәгълүматларга караганда, кешенең сәламәтлегенә зыян итүче факторлар булып, стресслар, рациональ булмаган туклану, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, физик активлыкның җитмәве тора. Ә халыкның үлеменә китерүче факторларны карасак, беренче урында югары кан басымы, икенче урында югары холестерин, өченче урында инде тәмәке тарту, яшелчә, җиләк-җимешләрне аз куллану, физик активлыкның ким булуы тора.
-Белүебезчә, йөрәк-кан тамырлары авырулары арасында иң күп урынны гипертония авыруы алып тора. Нинди авыру соң ул?
- Гипертония авыруы ул артериаль кан басымы күрсәткечләренең югары булуы. Мөмкинлектән файдаланып, төрле яшьтәге кешеләрнең кан басымы нинди булырга тиешлекне әйтеп үтәм. 16-20 яшьлекләрнең кан басымы терекөмеш баганасының 100/70 белән 120/80, 20-40 яшьлекләрнең - 120/70 белән 130/80, 40-60 яшьлекләрнең - 135/85 кә кадәр, 60 яшьтән югарыларның 140/90га кадәр булса, нормаль санала. Иң мөһиме, кан басымын үлчәр алдыннан каһвә эчәргә, тәмәке тартырга, спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамый. Берничә минут тыныч кына утырып тору сорала. Ә кан басымын беренче тапкыр үлчәгәндә ике кулдан да үлчәргә, һәм кайсы кулдан үлчәгәне югары - табибларга кергәч шунысын әйтергә кирәк.
- Әгәр кешегә гипертония авыруы диагнозы куелса...
- Моны күңелгә артык якын алмаска, һәм гомер буе дару кулланырга кирәклеге белән килешергә кирәк. Кан басымы авыруы диагнозы куелган кешеләргә кан басымын иртән һәм кич үлчәп, саннарын ким дигәндә ике атна дәвамында көндәлеккә язып барырга тәкъдим итәбез. Аның ярдәмендә сез үзегезнең организмның һава торышына, физик активлыкка, хис-тойгыларга нинди реакция ясаганын белә алачаксыз. Бу сезгә дарулар билгеләгәндә табибка да ярдәм итәчәк.
- Дарулар да төрле кешегә төрлечә тәэсир итә бит.
- Әлбәттә, дарулар һәр кешегә аерым якын килеп сайланырга тиеш. Ник дигәндә, һәр кешенең йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге башкаларныкыннан аерыла. Һәм, моңа өстәп, организмдагы башка чирләрне дә истә тотарга кирәк. Авыруга дару билгеләгәч, табиб күзәтүләр алып бара. Кайбер кешеләрнең кан басымы күтәрелүенә кан басымы авыруы түгел, ә бәлки башка авырулар сәбәпче булырга мөмкин. Шуның өчен барлык дару да бөтен кешегә дә бер төсле ярдәм итми.
- Авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмау өчен профилактик чаралар үткәрүнең әһәмияте күбрәктер, бәлки.
- Сүз дә юк, аны дәвалауга караганда, булдырмый калу күпкә арзангарак төшә. Чир белән төрле катлауланулар да килеп чыгарга ихтимал. Әлбәттә, без стресслардан котыла алмыйбыз. Ә туклануны, физик активлыкны күзәтүдә тота алабыз. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану да кешенең үзеннән тора. Бөтен кешегә дә бүгеннән йөгерә башлагыз дип әйтеп булмый. Бары тик күбрәк җәяү йөрергә кирәк. Сәгатенә 6-7 километр тизлек белән атлаганда бик яхшы. Сәламәт кешеләргә көнгә 5 километр җәяү йөрү кан басымын нормада тотарга ярдәм итә. Ә кан басымы югары булганнарга атнага ким дигәндә өч тапкыр шушы аралыкны җәяү үтәргә тәкъдим ителә.
- Кеше сәламәтлегенә холестерин күләменең күплеге дә начар тәэсир итә, дидегез. Әгәр кеше үзенең организмындагы холестерин күләмен белмәсә...
- 2013 елдан башлап, 17 яшьтән өлкән кешеләргә өч елга бер тапкыр диспансерлаштыру үткәрелә башлады. Бу кешедәге яман чирне ачыклауга гына түгел, ә йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклауга да юнәлдерелгән.
- Югары кан басымы инсульт, инфарктка китерергә мөмкинме?
- Гипертония авыруы инсульт һәм инфарктка китерүче төп сәбәп булып тора да инде. Боларга китереп җиткермәс өчен гипертония авыруын дәваларга кирәк. Шунысын да әйтим, өлкән буын кешеләре, аеруча ирләр үзләрен авыру итеп кабул итәргә теләми. Һәм нәтиҗәдә организмнарына эмоциональ яктан да, физик яктан да көч китерәләр. Хәлең бетеп туктаганчы эшләргә ярамый. Организмга ял биреп, туктап-туктап эшләсәң яхшырак.
- Кан басымының кинәт күтәрелеп, кинәт төшүе дә организм өчен куркынычмы?
- Әлбәттә, куркыныч. Кан басымының кинәт күтәрелеп, кинәт төшүе инфаркт, инсультка китерә. Шуның өчен дә, әгәр кан басымы кинәт кенә югары күтәрелә икән, аны бик нык көчле дарулар эчеп, 15 минут эчендә төшерергә тырышырга ярамый. Кабул итә торган даруларыгызны көн саен, билгеле вакытта эчеп, организмны шуңа көйләсәгез, кан басымыгыз уйнамас.
- Кайбер кешеләр даруларны кан басымы күтәрелгәндә генә эчә.
- Бу дөрес түгел. Бары тик кан басымы күтәрелде бугай дип, авыруның беренче стадиясендә, икеләнеп йөргән вакытта гына даруларны алай кабул итәргә ярый. Ә гипертония диагнозы куелган кешеләргә даруларны даими эчү мәҗбүри.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: