Үзебез турында беләбезме?
Кеше организмы әлегә кадәр чишелеп бетмәгән табышмак булып кала.
Кеше никадәр акыллы булса да, дөнья түгел, хәтта үзе турында барсын да белеп бетерә алмый. Кеше организмы әлегә кадәр чишелеп бетмәгән табышмак булып кала. Галимнәр шуңа бәйле ел саен ачышлар ясый. Аларның кайсыберләре хәтта сәер кебек тә тоела. Хәер, нәтиҗәне һәркем үзе ясар.
* Йөрәк ритм белән тибә. Йөрәк кыскарулары арасындагы паузаларның барысын бергә кушсак, безнең йөрәк уртача гомер озынлыгында 20 ел тирәсе “тын тора” икән. Шунысы кызык: төчкергәндә йөрәк туктап ала.
* Тән тиресе даими яңарып тора. Бу процессны регенерация диләр. Бер ай эчендә кеше тиресенең составы тулысынча диярлек үзгәрә. Балаларның “тире алышыну” процессы тизрәк бара: яңа туганнарда ул 3 тәүлек эчендә үзгәрә.
* Хатын-кызларның тән тиресе ир-егетләрнекенә караганда 10 тапкырга сизгеррәк. Инглиз галимнәре раславынча, хәтта иң сизүчән тәнле ир-егет тә сизгерлеге иң түбән булган гүзәл зат белән ярыша алмый. Аның каравы, ир-егетләрнең тиресе хатын-кызларныкына караганда калынрак, шуңа аларда җыерчыклар азрак. Өлкән яшьтәге ирләрнең аркасындагы тән тиресе корсакларындагыга караганда 4 тапкырга калынрак.
* Умыртка баганасы сыну тәндә чәч бөртекләре югалуга китерергә мөмкин. Бу сәер феноменны галимнәр үзләре дә әлегә аңлата алмый. Баш мие белән бәйләнеш булганда тәндә чәчләр актив үсә, дип дәлилли алар, бу элемтә бозылса, ә арка мие җитди җәрәхәт алганда нәкъ шулай килеп чыга – тәндәге йоннар җайлап юкка чыга башлый.
* Йөздәге хәрәкәтләр кеше туганга кадәр үк барлыкка килә дип ачыш ясады 2011 елда галимнәр. Сабый ана карынында ук биттәге мускулларын хәрәкәткә китерә ала. Әйткәндәй, организмдагы бар мускулларның 25 проценты биттә урнашкан. Елмайганда 17 төркем мускул хәрәкәткә килә, ә елаган һәм ачуланган вакытта хәтта ки 43 төре эшкә керешә.
Бит тиресен шома килеш саклауның иң җиңел һәм сыналган алымы – үбешү, диләр. Чөнки бу вакытта мускулларның 29-34 төркеме хәрәкәтләнә.
* Хатын-кызлар ир-егетләргә караганда югары ешлыктагы тавышларны яхшырак ишетә. Алар тавыш үзгәрүне дә яхшырак тоя, шуңа ирләрнең алдашуын сизеп тора. Ә көчле затлар тавышның юнәлешен яхшырак тоемлый икән. Әгәр песи баласы кычкырганны беренче булып хатын-кыз ишетсә, аны кайдан эзләргә кирәклеген ир-егет күрсәтәчәк.
* Кешенең күз челтәрендә төсләрне кабул итүгә җаваплы 7 миллионга якын рецептор бар. Аларның эшчәнлеге өчен Х-хромосома җавап бирә. Хатын-кызларда алар икәү, бу инде алар төсләр палитрасын киңрәк тоя дигән сүз. Шуңа гүзәл затлар “диңгез дулкыны төсе”, “ком төсе” дип аңлатса, көчле затлар, “зәңгәр”, “сары”, “кызыл” дип, төп төсләр белән сөйләшә.
* Австриядә туып-үскән совет галиме Карл Тринчер үпкәләрне организмның “миче” дип исбатлаган. Ул кислород җитмәгәндә хайваннарда үпкәләренең температурасы күтәрелүен исәпкә алган. Бүген физиологлар да салкында үпкәләрнең җылыны саклавын инкарь итми. Шуңа суыкта йөргәндә тигез, тирән һәм җай тын алырга киңәш ителә.
* Кеше үз гомерендә бик күп төкерек эшләп чыгара. Уртача гомер кичергән кешенең төкереге 2 йөзү бассейнын тутырырга җитәчәк. Төкерекнең файдасы зур: әгәр ул булмаса, азык эремәс һәм без аның тәмен тоймас идек.
* Электр чыганагы кешенең үзендә, диләр. Бер тын алганда 1 Вт. электр алырга була, ә җай гына атлап йөрүдән 60 Вт.лы лампаны тәэмин итәргә мөмкин. Кеше организмы хәтта телефон зарядка алырлык электр эшләп чыгара алырга сәләтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев