Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

2017 елда исән-сау булып, матур итеп яшик

7 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендәге яшел чыршы һәм Кыш бабай үз тирәсенә опекадагы һәм сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны, аларның ата-аналарын җыйды. Күп еллардан, традициягә әверелгән шушы бәйрәмдә, алар шулай бергә-бергә җыелышып күңел ачалар, аралашалар. Бу юлы да төрле әкият геройлары булып киенгән, күзләрендә сөенечле чаткылар уйнап торган балалар уеннарда...

7 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендәге яшел чыршы һәм Кыш бабай үз тирәсенә опекадагы һәм сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны, аларның ата-аналарын җыйды.
Күп еллардан, традициягә әверелгән шушы бәйрәмдә, алар шулай бергә-бергә җыелышып күңел ачалар, аралашалар. Бу юлы да төрле әкият геройлары булып киенгән, күзләрендә сөенечле чаткылар уйнап торган балалар уеннарда бик теләп катнаштылар. Матур итеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр - Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәмне тагын да тулыландырып, ата-аналар сюжетлы биюләр дә әзерләп алып килгәннәр. Аеруча, Күҗәкә авылында яшәүче Фәнзилә һәм Хәниф Шәйхетдиновларның сыендыручы гаиләсендәге 10 бала һәм Фәнзилә ханым башкаруында "Нәни чебиләр" биюе барлык халыкны таң калдырды дисәм дә, ялгыш булмас. Гаҗәп түгелмени - кулдан 10 чеби, 1 тавык костюмы теккән, араларында бер кечкенә әтәч тә бар! Әтәч елы бит... Шулай ук Киров авылыннан Венера һәм Алмаз Сабитовларның сыендыручы гаиләләрендәге 4 бала тарафыннан куелган "Көлбикә" биюе күңелләргә хуш килде. Малайлар - принцлар, ә кызлар принцессалар булып киенгәннәр. Аеш авылыннан килгән Гавис һәм Энҗе Гобәевләрнең опекадагы балалары әзерләп алып килгән тау халыклары биюе күңелләрне тагын да җилкендереп җибәрде. Кыскасы, югарыда язылганнар иң-иңнәре генә, игътибарга лаек чыгышлар күп иде.
Балалар иҗат үзәге әзерләгән яңа ел тамашасы бик эчтәлекле һәм җанлы иде. Бер генә балага да күңелсезләнеп утырырга ирек куймадылар алар. Төрледән-төрле уеннарын оештырып кына тордылар. Үзәк җитәкчесе Әлфия Галиевага, уеннарны оештыручы Илүзә Муллахмәтовага һәм әкият геройлары булып киенгән башка хезмәткәрләргә барлык балалардан, ата-аналар исеменнән зур рәхмәт белдерәбез. Аларга иҗат уңышлары телибез. Бәйрәмебезне зурлап район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов кунак булып килделәр.
Рөстәм Алмаз улы залда утырган балаларны, ата-аналарны, барлык кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде:
- Хөрмәтле балалар, әти-әниләр! Сезне чын күңелемнән Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм. Сезгә сәламәтлек, бәхет, хыялларыгызның чынга ашуын телим. Бүген сез шундый яхшы гаиләләрдә, әти-әниләрегез, якыннарыгыз янәшәсендә, аларның җылысын, назын тоеп яшисез. Ходай шушы бәхетегездән мәхрүм итмәсен, әти-әниләрегез, якыннарыгызның кадерен белеп яшәгез, - диде ул.
Район опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Лена Фазлыева, үзенең котлау сүзендә, сыендыручы гаиләләрдә һәм опекада тәрбияләнүче балаларның елдан-ел артуын, бүгенге көндә 79 бала тәрбияләнүен бәян итте. Шунысы сөенечле: 2016 елда ятим һәм тәрбиячесез калган бер генә бала да читкә җибәрелмәде, үзебезнең райондагы гаиләләргә урнаштырылды. Яңа ел бәйрәмен һәр бала көтеп ала. Бәйрәмне үткәрү белән бәйле барлык чыгымнарны үз өстенә алып, иганәчелек ярдәме күрсәтүче "Актаныш" агрофирмасы директоры Рамил Вәлиевне барлык балалар, ата-аналар исеменнән Яңа ел белән котлыйбыз. Теләкләрнең иң җылысын, изгесен юллыйбыз. Үзенә, гаиләсенә сәламәтлек телибез.
Чыгышлар барышында, кайчандыр ятим булган шушы балалар өчен сөенеп утырдым. Хәзер алар ятим түгел, гаилә бәхетенә төренеп, шатланышып, кайгы-хәсрәтсез үсәчәкләр. Туар һәр көнне якты уй-хыяллар, изге өмет-теләкләр белән көтеп алып, илебезнең лаеклы гражданнары, ата-аналарына терәк-таяныч булырга насыйп булсын иде аларга. Балаларны тәрбиягә алган саф күңелле ата-аналарга теләкләрнең иң яхшыларын җиткерәбез. Аларга сабырлык һәм сәламәтлек телибез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев