Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Ак кәгазьдән – ак торна (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ Ә БАР)

Балалар иҗатының оригами ысулы белән ясалган кәгазь эшләнмәләр "Ак кәгазь торна" бәйгесе быел яңартып төзекләндерүдән соң тәүге көн ишеген ачкан Балалар иҗат үзәгендә 8 декабрьдә 13 нче тапкыр узды. Әкият геройлары булып киенгән мөгаллимнәр, зәвык белән эшләнгән бүлмәләр, борынны кытыклап торучы буяу исе - һәммәсе яңа уку елы башлангандагы хисләрне...

Балалар иҗатының оригами ысулы белән ясалган кәгазь эшләнмәләр "Ак кәгазь торна" бәйгесе быел яңартып төзекләндерүдән соң тәүге көн ишеген ачкан Балалар иҗат үзәгендә 8 декабрьдә 13 нче тапкыр узды. Әкият геройлары булып киенгән мөгаллимнәр, зәвык белән эшләнгән бүлмәләр, борынны кытыклап торучы буяу исе - һәммәсе яңа уку елы башлангандагы хисләрне тудырды.
Фирүзә Солтанова, балалар иҗат үзәге методисты:
- Оригами бәйгесендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша. Елдан-ел остаралар. Иҗат эшләре камилләшә. Ата-аналарга рәхмәт, аларның тырышлыгы бик зур. Такталачык коррекцион мәктәбе укытучылары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Бәйгене ел саен бергәләп үткәрәбез. Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зөфәр Шакиров быел җиңүче балаларга бүләкләр алырга ярдәм итте, бик рәхмәтлебез.
Әлфия Галиева, балалар иҗат үзәге директоры:
- Сөенечле, матур көнебез. Балалар иҗат үзәгенә зурлап, матурлап ремонт ясалды, Равил Ярмиев оешмасы, хакимият зур көч куйды. Шушы эшләрнең төгәлләнү көненә туры китереп, шундый бәйрәм ясадык. Балаларга, мөгаллимнәргә сокландым. Кул эшләрен алып килгән балаларга, педагогларга, сабырлыкларын җыеп, балалар белән шөгыльләнеп шушындый хезмәт белән яшәгән, бергәләп иҗат иткән ата-аналарга рәхмәтлебез. Балаларга игътибарлы булып, тормышка яраклы итеп эшләтергә, яшәтергә тырышулары йөзләрендә, балаларының хезмәтендә күренеп тора. Бергәләп бәйрәм ясадык, чәйләр эчердек, концерт та куйдык алар өчен.
Үзәктә һәр педагог үзенең зур хезмәтен куя. Һәр балага якын килеп, нинди генә һөнәрләргә өйрәтмиләр. Тегәбез дә, бәйлибез дә, рәсемнәр ясыйбыз, агачтан дә эшлибез, әвәләп тә ясыйбыз. Робототехника белән шөгыльләнәбез. 3 D түгәрәкләре бар. Авиа, авто модельләштерү, яңалыкларны өйрәтү белән дә шөгыльләнәбез.
Һәр елны курслар, аттестация үтәбез. Май аенда нәтиҗә ясаганда балаларның теләкләрен белешеп, анкета тутырып алабыз. Алар фикеренә карап, укытучыларның специализациясен үзгәртергә дә мөмкинбез. Хәзер бик нык әһәмият бирәчәкбез техник түгәрәкләргә, алар бик нык үзгәрештә. Үзгәреш кертәбез тегүгә, тегү генә булмый, студия формасында, һәм тагын бик зур үзгәреш - 6 яшьлек балаларны яңа уку елына әзерләү төркеме ачтык. Анда инглиз, рус телен өйрәнәчәкләр, китапларга мәхәббәт тәрбиялибез, үз-үзен тотышына, иҗади рәсем, әвәләү, балалар үсешенә ярдәм итә торган шөгыльләр - һәммәсе ата-аналар соравы буенча да, балаларның теләге буенча да эшләнде.
Илүзә Муллахмәтова, балалар иҗат үзәге директоры урынбасары:
- 50дән артык иҗат эше белән 42 бала катнашып, призлы урыннарга ия булдылар. Бик сөенделәр. Аларга алдагы көннәрендә дә сәламәтлекләрен ныгытуларын, күтәренке кәеф, актив тормыш белән яшәүләрен телибез. Әти-әниләргә түземлек, гаилә иминлеге, сабырлык телибез.
"Ак кәгазь торналар" бәйгесе җиңүчеләре
Беренче урын: Гүзәл Харисова - Аккүз мәктәбе, Сумая Кабилова, Нурзил Талипов, Эльмар Галиев, Снежана Хөҗҗәтова, Лиана Хафизова, Кристина Ушакова, Гөлшат Сафиуллина - Такталачык интернат мәктәбе.
Икенче урын: Рифат Тимиров - Актанышның 2 нче мәктәбе, Илмир Гайнанов, Аяз Мәрданов, Илдус Галимов, Альмира Корбанова, Миләүшә Миргаязова, Марат Гыйздуллин, Фирдүс Хисаметдинов - Такталачык мәктәбе.
Өченче урын: Регина Данилова - Актанышның 2 нче мәктәбе, Рушат Гыйльфанов, Ислам Исмәгыйлев, Зинфир Әминов, Раил Биляков, Руслан Камалиев, Алмаз Арсланов, Рамазан Якупов, Эльмира Әминова - Такталачык мәктәбе.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев