Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Актанышта өлкәннәр ункөнлеге тәмамланды

- Көтеп алдык, сөенеп очраштык, аралаштык, игътибардан, күрсәтелгән хөрмәттән күңелләребез булды, - дип, фикерләрен белдерде бәйрәм чараларында катнашучы өлкәннәребез. Һәр елны үткәрелеп килүче көтеп алынган чараларга быел "Хәтер вахтасы" һәм үзешчән автор-башкаручыларның "Районыбыз җәүһәрләре" кичәләре дә өстәлде. 5 октябрьдә өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы сыналды. Анда 55 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар,...

- Көтеп алдык, сөенеп очраштык, аралаштык, игътибардан, күрсәтелгән хөрмәттән күңелләребез булды, - дип, фикерләрен белдерде бәйрәм чараларында катнашучы өлкәннәребез. Һәр елны үткәрелеп килүче көтеп алынган чараларга быел "Хәтер вахтасы" һәм үзешчән автор-башкаручыларның "Районыбыз җәүһәрләре" кичәләре дә өстәлде.
5 октябрьдә өлкәннәрнең автомобиль йөртү осталыгы сыналды. Анда 55 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атлар катнашты. Беренче өлештә өлкәннәрнең теория буенча белемнәре тикшерелде, икенче - гамәли өлештә автомобиль йөртү буенча
осталыкларын күрсәттеләр алар.
Ирләр арасында Хәмитов Мөдәрис, Раянов Рөстәм, Галимуллин Фирдәвис; хатын-кызлар арасында Сәетова Рәсимә, 80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Басыйров Фәндүс җиңү яулады.
6 октябрь көнне Актаныш районы мәдәният йортында "Хәтер маршы" инициаторы һәм оештыручысы, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов һәм Казан шәһәренең 38 нче мәктәбе укучылары, укытучылары райондашлар белән очрашты. Михаил Валерий улы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз турында мәгълүматлар эзләп табу белән озак еллар шөгыльләнә.Тарихчы хәбәрсез югалган сугышчыларның гаиләләренә - балаларына, якыннарына аларның кайда һәм ничек һәлак булуы турында мәгълүматлар тапшырды.
Икенче көнне ул районның мәктәп укучылары белән аралашып, яуда ятып калган сугышчылар истәлегенә Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салды.
- Хәтер китабын 30 ел дәвамында эшләдек. Республикадан яуга китеп, сугышта һәлак булучылар, репрессиягә эләгүчеләр турында мәгълүматлар тупладык. Хәзер безнең төп максат - районнарга чыгып, шул мәгълүматларны гаилә әгъзаларына, якыннарына тапшыру. Актанышта әле сугышчан юлы төгәл ачыкланмаган, хәбәрсез югалган саналучы 5000 чамасы кеше исәпләнә. Укучылар, сез дә безнең эшне дәвам итә аласыз. Һәр өйдә интернет эшли, безнең obd-memorial.ru сайтына керү чикләнмәгән. Бүгенге көндә архивлардан эзләп табылган 500 актанышлы турында мәгълүмат бар. Бергәләп эшлик, - диде ул.
7 октябрьдә өлкәннәр спартакиадасы узды. Анда районның авыл җирлекләре, учреждение, оешма-предприятие ветераннарының җыелма командалары катнашып, барлыгы 285 пенсионер көч сынашты.
Оештырылган спорт төрләре: өстәл теннисы, отжимание, чүгәләү (приседание), ату, дартс, җиңел атлетика, аркан тарту, йөзү.
Ярыш нәтиҗәләре шәхси һәм команда беренчелеге буенча билгеләнде. I урында - Киров, II урында - Иске Байсар, III урында Актаныш авыл җирлеге командалары.
10 октябрьдә район мәдәният йортында үзебезнең - газетабызның иң якын кешеләре: хәбәрчеләребез, "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсенең иҗатчылары - шагыйрьләре, прозаиклары, район ветераннар берләшмәсе каршында эшләүче "Гәрәбә" клубы артистлары һәм сәнгатькәрләребез белән очраштык. Бергәләп бик матур кичә оештырып, өлкәннәребезне ял иттерде алар. Фойеда "Өебезнең нуры ул, барыбыздан да олы ул!" фотокүргәзмәсе эшләде. Районыбызда яшәп иҗат итүче авторларның китапларын туплаган, район үзәк китапханәсе әзерләгән "Без - актанышлылар" һәм "Агыйделдә ак дулкын" дип исемләнгән китап күргәзмәләре эшләде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев