Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Эльмира Зарипова Татарстан интернат йортлары өчен китап җыю акциясе турында игълан итте

1 ноябрьгә кадәр республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль оешмалар өчен басмалар кабул итәчәк. Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстандагы интернат-йортлар өчен китаплар җыю буенча акциясен башлап җибәрде. Бу хакта бүген "Татар-информ" матбугат конференциясендә Татарстанның хезмәт, халыкны эш...

1 ноябрьгә кадәр республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль оешмалар өчен басмалар кабул итәчәк.
Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстандагы интернат-йортлар өчен китаплар җыю буенча акциясен башлап җибәрде. Бу хакта бүген "Татар-информ" матбугат конференциясендә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.
"Без оешмаларның китапханә фондын тулыландыру максатыннан китап җыю буенча аерым акция игълан иттек. Аны 15 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр уздырабыз", - диде спикер.
"Башка министрлыктагы хезмәттәшләребезгә, преприятие һәм оешма вәкилләренә мөрәҗәгать итәбез: әгәр өегездә сезгә кирәк булмаган китаплар бар икән, бәлки кемдер күченәдер, без бик теләп бушка бу китапларны стационар оешмаларыбыз өчен кабул итәчәкбез", - дип өстәде министрлык башлыгы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев