Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Качкынлылар “Мәрхәмәтле Татарстан” эстафетасына кушылды

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" уңаеннан, "Мәрхәмәтле Татарстан" эстафетасына кушылып, Качкын балалар бакчасы нәниләре белән авылдашларыбыз Индус бабай һәм Хәтирә әбинең хәлләрен белергә бардык. Алар улы, килене, ике оныгы белән гомер кичерәләр. Өйләре җылы, матур, чиста, үзләре шат. Индус бабай күптән түгел инсульт кичергән, телсез-хәрәкәтсез калган булган, хәзер үзен яхшы хис итә....

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" уңаеннан, "Мәрхәмәтле Татарстан" эстафетасына кушылып, Качкын балалар бакчасы нәниләре белән авылдашларыбыз Индус бабай һәм Хәтирә әбинең хәлләрен белергә бардык.

Алар улы, килене, ике оныгы белән гомер кичерәләр. Өйләре җылы, матур, чиста, үзләре шат. Индус бабай күптән түгел инсульт кичергән, телсез-хәрәкәтсез калган булган, хәзер үзен яхшы хис итә. "Мин яңадан тудым," - ди ул.

Хәтирә әби дә авыруларга бирешмичә яшәп ята. Ул 10 майда 90 яшен каршыларга әзерләнә. Индус бабай белән Хәтирә әби 52 ел бергә тату гомер итәләр.

Без аларга саулык-сәламәтлек, бәхетле картлык теләдек. Җырладык, биедек, шигырьләр сөйләдек. И сөенделәр! Безне: "Тәртипле, зыялы, сәламәт балалар булып үсегез!" - дип озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев