Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Күктә – кояш, җирдә – балалар

Бер-берсен күрүгә шат елмаеп, исәнләшеп, хәтта кочаклашып очрашты алар. Якын туганнардай тиз генә җитәкләшеп, таганга йөгерделәр. Районда үткәрелүче төрле чараларда очраша торгач, сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар якын дусларга әйләнгәннәр. Бу юлы аларны ел да үткәрелүче сабантуй бәйрәме үзенә җыйды. Быел ул Киров авылы спорт мәйданчыгында уздырылды. Әлеге җирлектә яшәүче, берничә...

Бер-берсен күрүгә шат елмаеп, исәнләшеп, хәтта кочаклашып очрашты алар. Якын туганнардай тиз генә җитәкләшеп, таганга йөгерделәр. Районда үткәрелүче төрле чараларда очраша торгач, сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар якын дусларга әйләнгәннәр.
Бу юлы аларны ел да үткәрелүче сабантуй бәйрәме үзенә җыйды. Быел ул Киров авылы спорт мәйданчыгында уздырылды. Әлеге җирлектә яшәүче, берничә ятим балага әти-әни назы бирүче Венера һәм Алмаз Сабитовларның өендә булып, яшәү шартлары белән танышкан кунаклар биредәге җылы мохитнең шаһитлары булдылар. Әлеге күркәм пар башта бер кыз алып тәрбияләгән иде. Инде аңа 19 яшь тулса да, ул да шушы гаиләдә яшәвен дәвам итә. Аннан ике баланы уллыкка алдылар. Соңыннан 4 баланы тәрбиягә алып, аларны да үз балалары кебек тәрбия кылалар. Инде тагын өч ятимне сөендерергә җыена алар. Әлегә документлар әзерлиләр.
- Мин кечкенәдән үк 10 бала табарга хыялландым. Ходай Тәгалә хыялларымны чынга ашырырга ярдәм итте. Үзем тапмасам да, аларның барысы да үзебезнекеләр кебек. Газиз һәм кадерле, - ди Венера апа. - Балалар да бер-берсенә бик тиз ияләштеләр. Кан туганнар булмасалар да, туганнарга әйләнделәр. Бер-берсе өчен нишләргә белми торалар. Урамда да берәрсенә кыек сүз әйтсәләр, барысы бергә яклап чыга. Өйдә дә зурраклары кечкенәләрен карарга булыша. Аларның шулай дус булуларына сөенеп бетә алмыйм. Ә сабантуйга килгәндә, аны оештырырга булышкан җитәкчеләребез Айваз Гафуровка, Илфак Гаяновка, мәдәният йорты хезмәткәрләренә чын күңелемнән рәхмәтемне җиткерәм.
Спорт мәйданчыгы исә балаларның шат авазларыннан гөрләп тора. Бәйрәмне ачу тантанасында районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Лена Фазлыева балаларны бәйрәм белән тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткерде:
- Сыендыручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән уздырылучы сабантуй бәйрәмен ел да көтеп алабыз. Бүгенге көндә районда 11 сыендыручы гаиләдә 32 бала тәрбияләнә. Соңгы өч айда аларның кайберләренә 18 яшь тулды. Килешү нигезендә гаилә баланы 18 яшькә тикле генә тәрбияләргә тиеш булса да, безнең бер генә бала да читкә чыгып китмәде. Барысы да үзләре тәрбияләнгән гаиләләрдә калды. Әти-әниләре дә аларны җибәрү ягында түгел. Димәк, бу балалар әлеге гаиләләрдә үзләренә әти-әни җылысы тапкан дигән сүз бу. Шуның өчен сөенәбез. Июнь аенда ике гаиләгә тагын 6 бала өстәлде. Сабантуй бәйрәменә килгәндә, безгә аны оештыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән Фәһим Нуриевка, Наилә Хисмәтуллинага рәхмәтемне җиткерәм. Балаларыбызның йөзләрендә һәрвакыт шушылай сөенеч чаткылары гына җемелдәсен. Ә тәрбиягә бала алган гаиләләргә сабырлык телим. Шул балаларга гаилә җылысы бүләк иткәннәре, аларга тәрбия һәм белем биргәннәре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм.
Лена Фазлыева уку алдынгыларына, төрле бәйгеләрдә җиңүче балаларга үзләренең Мактау кәгазьләрен һәм истәлекле бүләкләрен дә тапшырды.
Мәйданда уеннар кызганнан-кыза гына барды. Бер генә бала да аларда катнашмыйча, читтә басып тормады. Үзләренең һөнәрләрен дә күрсәтергә өлгерделәр. Кемдер җырлады, кемдер биеде, кемдер шигырь сөйләде. Иң мөһиме - кыенсыну дигән хис кичермәде алар.
- Яңа гына тәрбиягә бала алган яшь әниләргә, әтиләргә шуны әйтәм: балаларны үзегезнекедәй яратыгыз. Шул чагында алар да сезне яратыр, хөрмәт итәр. Балалар күңеле бик сизгер ул. Ихластан яраткан белән кыланганны бик тиз аералар. Без тәрбиягә 5 яшьлек малай алган идек. Инде менә 18 яше тулды. Техникумда белем ала. Без аны үз яныбыздан җибәрүне күз алдына да китерә алмыйбыз, - ди Назария Клевакина.
Балаларның бәйрәм ямен җибәрәсе килмәгәндәй, табигать тә ул көнне үзенең мәрхәмәтен күрсәтте. Күктә кояш елмайды, ә җирдә - балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев