Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Якты караш, җылы сүз – үзе бүләк

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Пучы картлар йорты кунаклар кабул итте. "Гәрәбә" клубы сәнгатьсөярләре, елдагыча, биредә яшәүчеләргә бүләк итеп концерт алып килгән. Шулай ук, авылның балалар бакчасы, Киров мәктәбеннән укучылар, җырлап-биеп, әби-бабайларның күңелләрен күргәннәр. 11 октябрь көнне исә бирегә Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре килде. Алар да буш кул түгел:...

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Пучы картлар йорты кунаклар кабул итте. "Гәрәбә" клубы сәнгатьсөярләре, елдагыча, биредә яшәүчеләргә бүләк итеп концерт алып килгән. Шулай ук, авылның балалар бакчасы, Киров мәктәбеннән укучылар, җырлап-биеп, әби-бабайларның күңелләрен күргәннәр. 11 октябрь көнне исә бирегә Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре килде. Алар да буш кул түгел: киемнәр, куртка-пальтолар, аяк киемнәре, медикаментлар, аслык (подгузник), китаплар - бер автобус күчтәнәч белән.
Пучы картлар йортында бүген 56 авыру һәм караучысыз калган өлкән тәрбияләнә. Шуларның 20ләбе үз аягында йөри икән.
- Көн саен иртән алар безнең психолог карамагында скандинавия йөреше белән авыл урыйлар: бер көнне Әнәк ягына барсалар, икенче көнне - мәктәп, өченче көнне хастаханә ягына баралар. Тышка, урамга чыгалар, кибеткә барып, үзләренә кирәк әйберләр сатып алалар. Китап укырга яраталар, күзләре безнекеннән әйбәтрәк күрә - күзлексез укыйлар, - дип таныштыра мондагы тормыш белән картлар йорты директоры Рәҗүдә Гапсәләмова. Бүләк итеп алып килгән җылы киемнәр һәм китапларга ия табылачак, димәк. Аслык һәм медикаментлар исә монда һәрчак, һәр көнне кирәк. Урыннарыннан тора алмаучы әби-бабайлар аз түгел, инвалид креслосында гына хәрәкәт итүчеләр дә бар. Шундыйларның берсе - Казаннан килгән Евгений Анисимов башкалардан аерылып тора. Чагыштырмача яшьлеге (аңа күп булса 50-55 яшьләр тирәседер), җитдилеге, уйчанлыгы белән.
- Безгә аны узган ел китерделәр, - дип сөйли Рәҗүдә ханым. - Авариягә эләккән ул. Моңарчы 12 ел дәвамында хатыны караган, инде хәзер операциядән соң үзенә ярдәм кирәк. Көчем җитми, дип, шуңа ирен картлар йортына тапшырган. Безгә килгәндә 150 кг авырлыкта иде. Ябыгырга кирәк булачак, дидем.
Хәрәкәт, күнегүләр, дөрес диета үзенекен эшләгән. Моңарчы урын өстендә генә яткан Анисимов әзме-күпме хәрәкәтләнә, ятагыннан коляскасына гәүдәсен үзе күчерә ала башлаган. Быел хәлен белергә килгән хатыны бу үзгәрешләрне күреп, елый-елый рәхмәт укыган.
- Яшәгән җиребез оҗмах кебек. Юындыралар, бар җир чиста, бик тәмле ашаталар, - дип тезә бирегә Татар Суыксуыннан килеп яшәүче Зәнфирә апа Гыйлманова. Нәкъ шушы йортта ул картлык көннәрен бизәр иптәш, күңеленә якын кеше тапкан - Актаныштан килгән Җиһанша Үзбәков белән парлашканнар, хәзер бергә бер бүлмәдә яшиләр.
Өлкәннәрне бәйрәмнәре белән казначылык идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Руслан Краснов, Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев, Игелек үзәге
җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова тәбрикләп, изге теләкләрен юлладылар. Кунаклар һәркайсы картлар белән якыннан аралашып, тәмләп сөйләште, өлкәннәрнең сүз-моңнарын тыңлады, хәлләрен белеште.
- Нәкъ менә җылы сүз, ягымлы мөгамәлә - безнең картларыбыз шушы игътибарлы карашны тоя бүген, алар өчен нәкъ менә шунысы аеруча кадерле, - ди Рәҗүдә Гапсәләмова. Якты караш, җылы сүз - үзе бер олы бүләк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев