Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

57 бистәдә һәм Иске Кормашта сусызлык проблемасы хәл ителәчәк

Җәйге эссе көннәр якынлашканда Актаныш халкы хафага төшә. Бигрәк тә 57 бистәдә яшәүчеләр сусызлыктан җәфалана. Тиздән бу проблема тулысынча хәл ителәчәк.

Һәрхәлдә җитәкчеләр шулай дип ышандыра. Бу көннәрдә «СуГаз» ҖЧҖ  төзүчеләре 57 бистәдәге урамнарга су торбалары сузып, аларны тоташтыру белән мәшгуль. Җәмгыятьнең директоры Әбүгали Шакиров район башлыгы Ленар Зариповка 1 августка су биреләчәк дип вәгъдә итте. Кичә районыбызның инфраструктур үсеше өчен җаваплы  башка җитәкчеләр дә эш барышы белән таныштылар, төзелеш буенча киңәш-табыш иттеләр. 
2023 ел, алдагы язмаларыбызда хәбәр иткәнчә, Актаныш өчен зур төзелешләр елы. Халыкның үзәгенә үткән су белән өзеклек тә быел хәл ителәчәк. Проект нигезендә 57 бистәдәге 3 километр 200 метр озынлыктагы 7 урамга су кертелә. Әлеге эшләр өчен республиканың «Чиста су» программасы буенча 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән.   «СуГаз» оешмасы җитәкчесе Әбегали Шакиров әйтүенчә, 2 километрдан артык торбаларны чокырлар казып салганнар, шунда ук бер-берсе белән тоташтырып та барыла. График буенча 57 бистә халкы 1 августка суга тиенәчәк.
Су кертү эшләрен көн саен күреп торган 57 бистәдә яшәүчеләр «Безнең йорт алдына су торбасын үткәрделәр бит инде, ни өчен йортка ук тоташтырып булмый?» дип борчыла. Очрашудан файдаланып Әбүгали Шакировка да шушы сорауны юлладык. 

— Һәр эшнең үз тәртибе. Торба салдың да су бирдең түгел. Чөнки бу үзәкләштерелгән система. Барлык су кертү эшләре тәмамлангач, торбаларны юдыртабыз, дезинфекциялибез. Санитария-эпидемилогия хезмәте торбадан килгән суны төрле яклап-химик, биологик анализларын карап тикшергәч кенә, безгә су бирергә рөхсәт итә. Югыйсә, Алла сакласын, авыру, кизү чыгып пычрак су фаҗигагә әйләнергә мөмкин. Бу ситуацияне халык аңлап кабул итсен иде,- диде ул. 

Иске Кормаш авылы халкы да күптәннән эчәр су җитмәүдән зарланды. «СуГаз» оешмасы төзүчеләре июль аенда авылны сулы итүгә алыначак. Җир астыннан торбаларны чыгарып куйганнар, хәзер хуҗалыкларга кертәсе бар. Мондый зур күләмдәге эшләргә республика бюджетыннан 6 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Гомумән, районыбызда 2023 елда «Чиста су » программасы кысаларында халыкны су белән тәэмин итү өчен 16 миллион сумлык эш башкарыла. 

— 57 бистәгә Яңа Әлемдәге яңа скважиналардан комлы, кызыл балчыклы су килү дә урынлы борчу уята. Әлеге проблема хәл ителәчәкме?
 

— Әйе, чыннан да бу проблема бар. Комлы су килүнең сәбәбен таба алмагач, комиссия чакырдык. Тикшерүләрдән соң шул ачыкланды, белгечләр, скважиналарга көчле насослар куелган, шуңа пычрак су килә, дип белдерделәр. Бу җәйдә насосларны алыштырабыз. 125ле насослар урынына 85лене куячакбыз. Шулай итеп болганчык судан котлырбыз,- ди Әбүгали Рафоат улы.

Актаныш-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев