Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

«Актаныш юллары» җитәкчесе Радик Гаязов: Бу атнада Салих Хөснияров һәм Гамил Авзал урамнарын, алдагы дүшәмбедән хастаханә юлын төзекләндерәбез

«Актанышның бөтен татар дөньясына танылган гимназиясенә илтә торган юлны ни өчен карамыйлар икән?»- әлеге сорауны район халкы түгел, ә бөтенләй башка шәһәрләрдән килүчеләр биргәч, каралмаган юллар өчен үземә оят булып китә иде. Чыннан да Салих Хөснияров урамында иң күп машина хәрәкәте. Ә төзеклеге- ташка үлчим. Иртәннән үк бер-бер артлы мәктәп автобуслары юлга чыга, аннан эшкә, балалар бакчасына ашыгучы машиналар ташкыны пәйда була. Юлларның төзеклеге халык исәнлеге һәм иминлеге дигән сүз бит.

                        Ниһаять, Актаныш үзәге белән 57 нче бистәне тоташтыручы Салих Хөснияров урамына  төзүчеләр десанты төште.

                      "Актаныш юллары" җәмгыятенең 10 эшчене берләштергән бригадасы колач-колач булып яткан җимерек өлешләрне төзәтә башлады. "Актаныш юллары" җитәкчесе Радик Гаязов, "9 ноябрьдә "Пятерочка" кибете каршындагы 48 квадрат метр мәйдандагы чокырларны ремонтлап куйдык", дип хәбәр итте. 

                   Ә бүген бу юлның күпер өлешендәге ватык урыннары төзәтелде. Мастер Илнур Харисов, "41 квадрат метр мәйдандагы чокырларны башта чистартып, элеккеге нигезен экскаватор белән кырдырып алдык", ди.

  "Актаныш юллары" елдан-ел сыйфатка игътибарны көчәйтә. Өстән яңгыр явып торса да, чокыр-чакырларны югары технология таләпләренә туры китереп эшләргә тырышалар. 7 сантиметрдан да тирәнрәк чокырларга яңа нигез өстенә щебень салалар. Соңыннан кайнар асфальт түшәлә. 

Табигать синең мөмкинлегең, акчаң булганын көтеп тормый, фасылга карап яңгыры да, кары да килеп ява, син өлгергәнче җирне туңга төрә.  Әлбәттә, көзге яңгырда күшегеп ремонт эшләре белән шөгыльләнгәнче, кызу аяз көннәрдә юлларны карау төзүчеләрнең үзләренә уңай булыр иде дә бит...

Хәзер булганына шөкер диясе кала. Әле кар төшкәнче Гамил Авзал урамындагы чокырларны рәткә китерү планлаштырыла.

"Үзәк хастаханәнең ашыгыч ярдәм машиналары керә торган юллары бик начар,  киләсе атнадан хастаханә юлларын төзекләндерә башлаячакбыз",- дип алга куйган максатлары белән уртаклашты Радик Әфтах улы.  Инде безгә, табигатьнең мәрхәмәте килеп, туңдырмый торсын иде дип телисе кала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев