Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актаныш урамнарын кардан чистарту иртәнге 5.00 сәгатьтә башланды

Синоптиклар фаразы рас килде- бүген иртәнгә җир өстенә 15-25 сантиметр калынлыктагы кар яуды. Иртәнге 5.00 сәгатьтән үк районыбыз оешма- предприятиеләре кар чистарту техникалары белән юлларга чыкты.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов ярты тәүлек эчендә бер айлык кар яуды, бүген иртәннән үк "ИТК", "Актаныш юллары", "Коммунсервис-Актаныш" оешмалары барлык техникалары белән кар көртләрен чистартуда, ди:

- Кинәт яуган карның күләме айлык явым-төшемгә тиң, калынлыгы 15-25 сантиметр. Әле тагын 3-4 көн шундый вәзгыять көтелә. Иртәгәдән кар чистарту техникалары иртәнге 4.00 сәгатьтән үк юлларга чыгачак,- дип бу мәсьәләгә ачыклык кертте Рөстәм Алмаз улы.

57 бистәдәге барплык урамнар, җәяүле юллары булган тротуарларны "ИТК", район үзәген "Актаныш юллары", ә күпфатирлы йорт араларын, ишегалларын "Коммунсервис-Актаныш" кардан арындыра. 

 

Авыл җирлекләрендә дә кар белән көрәш дәвам итә. Бу эшкә килешү нигезендә хуҗалыклар һәм шәхси эшмәкәрләрнең техникалары җәлеп ителгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев