Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актанышта индивидуаль җылытулы йорт төзелеше башланачак

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Актаныш районында индивидуаль җылытулы 24 фатирлы торак йорт төзи башлаячак. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итте.

             Актаныш авылының Тынычлык проспектында төзеләчәк 14 йорт социаль ипотека республика программасы буенча төзеләчәк. Дүрт катлы бина кирпечтән эшләнәчәк, ул бары тик бер подъездны гына үз эченә алачак. 

              Йортта 16 бер бүлмәле, дүрт ике бүлмәле һәм дүрт өч бүлмәле фатир урнашачак. Аларның гомуми мәйданы 1,2 мең кв. метрдан артык.

             Яңа торак ике контурлы газ казаннары, сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен хисаплагычлары һәм автомат газоанализаторлары белән җиһазландырылачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев