Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Актанышка бәхет елмая: берьюлы 7 урамга асфальт юл салына башлады (фото һәм видео)

Актанышның кайбер урамнарында дистә еллар яшәп тә яңгыр яуса пычрак ерып үзәккә баручылар бар иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән районыбызда боз кузгалды.

           57нче бистәдәге "Аэропорт", "Мелиораторлар", "Чишмә", "Яңа", "Шатлык", "Җиңүнең 50 еллыгы", 12 нче бистәдәге  "9 нчы Май" урамнары асфальт юлга тиенәчәк. 

         Бүген Актаныш районы җитәкчелеге "Аэропорт" һәм "9 нчы май" урамнарындагы юл төзелеше эшләренең барышы белән танышты. Район җитәкчесе Ленар Зарипов:

- Райондашларыбызга уңай шартлар тудыруда күрсәткән зур ярдәме өчен Рөстәм Нургали улына рәхмәт әйтәбез. Урамнарны, юлларны матурлап, алга куелган бурычларны үтәп, эшләп чыгарга иде. Бергә-бергә шул максатларга ирешергә язсын. Егетләребез молодцы, урам гына түгел, кирәк икән капка төбендәге торбаларны да тиешенчә куеп, шушы урамда яшәүчеләр өчен шартлар тудыралар.

           Юл төзелеше эшләрен "Актаныш юллары" җәмгыяте командасы башкара. Оешманың башкарма директоры Радик Гаязов "Актанышка бүген бәхет елмайды", ди:

- 57 нче бистәдә халык 10, 20 ел яши. Шула булса да бистәдә асфальт бик аз урамнарына гына салынган иде. Программа нигезендә без Актанышның 7 урамын төзекләндерәчәкбез. Быел башладык, асфальт салу киләсе елга да дәвам итә. Һава торышы уңай көннәрдә кайбер урамнарга аскы катлам, кайберләренә вак таш җәеп куячакбыз. 

         Юллар 4, 5 метр киңлектә булачак. Юл киеме дигән өлешендә 18 сантиметрына ком түшәлә. Аның өстенә 18 см таш җәелә. Шуннан соң гына ике кат асфальт- беренче катына 7, икенчесенә 5 см калынлыкта каты өслек салына. 

            Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Ильясов "Муниципаль юл фонды программасы"на "Татарстан Республикасы программасы"ның  зур ярдәм булуын әйтте. Барлык юлларны карап чыгу өчен бүленгән акчаның суммасы 112 миллион 500 мең сум.

        Муниципаль юл фонды ярдәмендә район юлларында 70 миллион сумлык, төбәкара һәм федераль юлларда ел саен 400-500 миллион сумлык эш башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев